June 7, 2018

Дога

Аллахым, сиңа миллионнар-трилионнар шөкерләр булсын. Бөтен биргән нигмәтләрең өчен зәррә һәм атомлар санында, гыйлемең күләмендә шөкерләр булсын. Купме дә рәхмәтләр укысак та, иңләп бетерә алмыйбыз. Пәйгәмбәребезгэ(сав) салватларыбызны ирештер, Аңа, гаиләсенэ, сәхәбәләргэ сәламләребезне ирештер һәм аларга рәхмәтеңне бир. Аллаһым, эшләремне уңышлы, бәрәкәтле кыл. Гөнаһлардан сакла, якын китермә, читтә тот. Моңарчы ялгышлыкла яки белеп кылган бөтен гөнаһларымны киң чиксез мәрхәмәтең белән гафу ит. Синең каршыңа саваплары кубрэк булып киләргә насыйп ит. Синнән Фирдәус җәннәтләрен телим, Пәйгамбәрләргә сәхәбәләргә, изге затларга күрше ит. Тормышымны Син кушканча яшәргә, Сиңа гына чын кол булырга насыйп ит. нэфеснең азгынлыгыннан, шайтанның начарлыгыннан коткар һәм сакла. Начар сыйфатларымны әзәйтеп, руһымны югары дәрәҗәләргә чыгар. Тәкәберлектән, нэфрәттән, хөседлектән , куркаклыктан, ялкаулыктан коткар. Җәмгыяткә файдалы кеше булырга насыйп ит.

Калбемне көчле иман, ихлас белән тутыр. Имансыз мине яшәтмә, иманымны югалта калам икән бер мизгел алдан җанымны ал, имансыз китергә рөхсәт итмә.

Әниемә-әтиемә, туган-тумачаларга, дусларыма, күршеләргә мәрхәмәтеңне , иман байлыгы, дөнья һәм ахирәт бәхетен бир. Төрле хәүф- хәтәрләрдән, яман чирләрдән сакла.

Дин кардәшләремә иман, тазалык, гаиләләрендә татулык, иминлек, бәрәкәт насыйп ит. Балаларыбызны Сиңа лаек кол буларак, Пәйгәмбәребезгә(сав) лаек өммәт буларак җитештерергә насыйп ит.

Дөньяда тынычлык иминлек насыйп ит. Ислам дөньясына зур казанышлар насыйп ит. Тынычсыз җирлэрдэ зөлем , гаделсезлек, фитнәләр кузгатучыларның бөтен тырышлыкларын, эшләрен бушка чыгар, начарлыклары үзләренә әйләнеп кайтсын. Мөселманнарны көчәйт, безгә төрле матди һәм мәгнәви мөмкинчелекләр бир!