Акча
September 26, 2018

Тимер юлда арзанрак йөрү сере

Кассы белән кондуктор аша алынган тимер юл билет бәясенә 25% өстәленгәне турында белми идеңдер әле моңа кадәр. Билетларны арзанрак итеп сатып алу серен ачып бирәм сиңа алайса.

Смартфон өчен "Пригород" дигән Android-кушымта куеп, тимер юл билетларын арзанрак сатып алып була. Мәсәлән, Казан-Кукмара билетын кассы аша сатып алганда, 214 сум тора ул. Шул кушымта аша исә бәясе 171,20 сум булып кала. Аермасы 42,80 сум.

Тәртибе шундый:

  1. Google Play кибетендә "Пригород" дигән бушлай кушымта куясы;
  2. Кайсы тукталыштан утырып, кайсы тукталышка кадәр барасын сайлыйсың да, кемгә билет аласын кеше исеме белән документ номерын кертәсе;
  3. Ахырда банк-картының реквизитын кертеп, гадәти онлайн-түләү үткәрәсең дә, электрон-билет бирелә.
  4. Кондуктор тикшергәндә, турникет аша узып чыкканда электрон билетның штрих-кодын телефон дисплеена чыгарып күрсәтәсе кала.

Берничә өстәмә киңәш:

  1. Кушымта эчендә гадәти теркәү эшен узсаң, утырып баручы кешеләрнең исемнәрен, кайсы тукталышка кадәр гадәттә йөргәнеңне кушымтадагы сайланма эченә кертеп булачак. Киләчәктә билет алу эшен тизләтеп була.
  2. Беренче тапкыр билет алганда, түләр өчен кулланылган банк-картының реквизитын саклап калдырып та, киләчәктә билет алу эшен тизләтеп була.
  3. Кушымта эчендә теркәү эшен узганнан соң, элек сатып алынган билетларны кушымта эчендәгә "История заказов" дигән бүлектә күреп, башка көне "Повторить покупку" төймәсенә басып, кабат сатып алып булачак. Җайлы. Тиз :)
  4. Тимер юлда утырып барасы кеше исемен, документ номерын да алдан кертеп калдырсаң, киләчәктә билет алу эшен тизләтеп була.
  5. Банк арасында билет өчен түләүләр 4111 MCC-код белән уза. Кайбер картыда ул код белән үткән түләүләргә кэшбек да бар. АкБарс банкының Generation дигән картыда мәсәлән, түләнгән билет бәясенең 10% кадәр кэшбек булып кайта, димәк билет бәясе тагын да арзанрак булып чыга, 171,20 сумнан 17,12 сумы кире кайтса, Казан-Кукмара билетының бәясе 154.08 сум булып кала :)
  6. Истә тотасы моны: телефон аккумуляторы буш булмаска тиеш, алынган электрон билет кулланырлык булсын өчен :)
  7. Яше булган әбиеңә дә электрон билет сатып алыйм дисәң, аны принтер аша бастырып кулына тоттырып биреп була.
  8. Электрон билетны тикшереп алыр өчен кондуктырларда махсус җиһаз булырга тиш тә, әмма дә ләкин алар аны тиз генә күз белән укып ала да китә, әлегә :)

Акчаңны белеп тот, бай бул!

Һәм дә ахырда электрон билетның нинди рәвештә булганын күрсәтим.

Telegram эчендәге Яшәү серләре дигән каналыбызга язылып кал!