June 6, 2022

СУГЫШКА КАРШЫ ФЕМИНИСТ ХӘРӘКӘТЕ МАНИФЕСТЫ

24нче февральдә Мәскәү вакыты буенча иртәнге 5:30да Россия президенты Владимир Путин Украина җирендә «денацификация» һәм «демилитаризация» максатлы махсус операция үткәрелүе турында хәбәр итте. Бу «операция» күптән әзерләнә иде — берничә ай дәвамында Россия гаскәрләре Украина чигенә күчерелә барды. Шул ук вакытта, илебезнең җитәкчелеге һөҗүм булу ихтималын инкарь итә иде. Күргәнебезчә, безгә ялган сөйләделәр.

Россия күрше илгә үзбилгеләнү хагын таптап һәм тыныч тормышка өмет калдырмыйча яңа сугыш игълан итте. Бу беренче тапкыр сугыш игълан итү түгел. Сугышынның Россия Федерациясе теләге белән 8 ел дәвамында барганын һәм Донбасстагы сугыш хокуксыз Кырым аннексиясенең нәтиҗәсе булганын беләбез. Фикеребезчә, Россия һәм аның президенты Донецк һәм Луганск кешеләрнең язмышы турында кайгырмый һәм беркайчан да кайгырмадылар, ә 8 елдан соң «республикаларның» танылуы исә Украинага һөҗүм итүне аклау максаты белән ясалды.

Сәяси көч буларак, феминизм сугыш тарафында була алмый, бигрәк тә оккупацион сугыш тарафында. Феминизм җәмгыять үсеше, зәгыйфь хәлдә булганнарга ярдәм итү, җәмгыятьтә мөмкинчелекләр һәм перспективалар артуы, золым кимүе, тынычлык яклы.

Сугыш — ул золым, хәерчелек, мөхәҗирлеккә мәҗбүр булган кешеләр, җимерелгән тормышлар, куркынычсызлык һәм киләчәкнең перспективалары югалуы. Сугыш феминизм хәрәкәте нигезләренә капма каршы. Сугыш гендер тигезсезлеген ныгыта һәм бөтен кешелек хаклары өлкәсендәге казанышларны күп еллар элек булган хәлгә алып ташлый. Сугыш үзе белән физик золымны гына түгел, сексуаль золымны да китерә. Тарих күрсәткәнчә, сугыш вакытында һәр хатын-кыз өчен көчләнү хәтәре берничә тапкыр арта. Шушы һәм башка сәбәпләргә нигезләнеп, Россия феминист хатын-кызлары һәм феминизм кыйммәтләрен уртаклашканнар бу илебезнең хакимияте башлаган сугышка катгый рәвештә каршы чыгарга тиешләр.

Путин һәм Россия дәүләте аның белән килешмәгәннәргә һәм башка карашта булганнарга каршы золым кулланарак, миссионерларча «күп гасырлык рухи мирасларын» дөньяга җиткергән шикелле булып, бу байрак астында сугыш алып бара.

Критик уйлау сәләтенә ия булган һәр кеше бу «күп гасырлык рухи мирасларның» нәрсә икәнен аңлый. Аларның нигезендә — хатын-кызларны куллану һәм яшәү рәвеше, үзбилгеләнеше һәм эшчәнлеге тар патриархаль кагыйдәләрдән чыкканларны һәм башка халыкларны изү. Күрше дәүләтне оккупациясен Россия аңа үзенең бозылган нормаларын китерү теләге һәм ялган демагогик «азат ителүе» белән аклавы Россия феминисткаларның бу сугышка каршы бөтен көчләре белән каршы килүләренә тагын бер сәбәп булып тора.

Бүген феминизм Россияда актив булган бик әз сәяси көчләрнең берсе. Хакимият безне бик озак сәяси хәрәкәт итеп күрмәде, шуның өчен без калганнарга караганда репрессияләргә чагыштырмача әзрәк эләктек. Калининградтан Владивостокка хәтле, бөтен ил буйлап 45тән күбрәк феминистик берләшмә эшләп килә. Феминистик берләшмәләрне һәм аерым феминисткаларны Сугышка Каршы Феминист Хәрәкәтенә кушылырга, сугышка һәм аны башлаган хөкүмәткә каршы көрәштә көчлеребезне берләштерергә чакырабыз. Без күп һәм бергә без байтак әйбер эшли алабыз: соңгы 10 елда феминизм хәрәкәте бик зур медиа һәм мәдәни көч туплады, хәзер аны сәяси куәткә әверелдерергә вакыт килде. Без сугышка, патриархатка, авторитаризмга һәм милитаризмга каршы килгән оппозициябез. Без — киләчәк, һәм без җиңәчәкбез.


All translations