Габдулла Тукай. 140.
Күпләр өчен Габдулла Тукай исеме балачактан ук таныш булган «Туган тел» шигыре белән, шулай ук аның әкиятләрендәге образлар – Шүрәле һәм Су анасы белән бәйле. Шагыйрьгә куелган һәйкәлләр һәм аның исеме бирелгән урамнар күп шәһәрләрдә очрый. Ә чынлыкта ул нинди булган? Аның тормышы, янәшәсендәге кешеләр һәм XX гасыр башындагы Казан нинди булган? Баштан ук башлыйк
〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️
Для многих имя Габдуллы Тукая связано со стихотворением «Туган тел», которое знают с детства, и с образами его сказок - Шурале и Су анасы. Памятники поэту и улицы, названные в его честь, встречаются во многих городах. Но каким он был на самом деле? Какой была его жизнь, окружение и какой была Казань начала XX века? Начнем с самого начала
〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️
Картина "Маленький Апуш". Художник - Мифтахов Нуртдин Салахович, 1989 г. Фото из фондов Национального музея
Язмыш Тукайны беренче көннәрдән үк сынатмаган. Ул 1886 нчы елда Кушлавыч авылында туган, ата-анасын иртә югалткан һәм ятим булып үскән. Балачагы чит кешеләр йортларында, мохтаҗлыкта һәм даими күченүләрдә узган. Бу сынаулар аны кеше кайгысына, ялгызлыкка һәм гаделсезлеккә аеруча игътибарлы иткән – бу темалар соңрак аның шигырьләрендә яңгыраячак
〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️
Судьба не баловала Тукая с первых дней. Он родился в 1886 году в деревне Кушлавыч, рано потерял родителей и вырос сиротой. Детство прошло в чужих домах, в нужде и постоянных переездах. Эти ранние испытания сделали его особенно внимательным к человеческой боли, одиночеству и несправедливости - темам, которые позже будут звучать в его стихах
Картина "Маленький Тукай и дед Зинатулла у мечети". Художник - Куделькин Виктор Иванович, 1986 г. Фото из фондов Национального музея
〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️
Колхозница Н.Ахметшина из деревни Кырлай, знавшая Габдуллу Тукая в детстве, XX век. Фото из фондов Национального музея
Тукайның яшьлеге Җаек белән бәйле. Монда ул мәдрәсәдә, аннары рус мәктәбендә укый, бөтенләй башка дөньяны – китапларны, газеталарны, яңа идеяләрне ача. Ул күп укый, рус классиклары әсәрләре белән таныша, типографиядә эшли. Нәкъ менә монда ул үзе яза башлый. 1905 нче елда аның беренче басмалары дөнья күрә. Тукайны халык язмышы, тел, мәгариф, җәмгыятьтәге үзгәрешләр борчый. 1907 нче елда ул Казанга күченә. Монда Тукай фикердәшләрен таба, аның әсәрләре актив басыла, аның исеме тиз таныла
〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️
Юность Тукая связана с Уральском. Здесь он учился в медресе, затем и в русской школе, открывая для себя совершенно другой мир - книги, газеты, новые идеи. Он много читал, знакомился с произведениями русских классиков, работал в типографии. Именно здесь он начал писать сам. В 1905 году появляются его первые публикации. Тукая волновала судьба народа, язык, образование, перемены в обществе. В 1907 году он переехал в Казань - город, где кипела культурная жизнь и зарождалась новая татарская литература. Здесь Тукай нашел единомышленников, активно публиковался, его имя быстро стало известным
Менә шулай шагыйрьнең иҗат юлы башлана – авыр балачактан һәм ялгызлыктан халык мәхәббәтенә һәм мәңгелек хәтергә кадәр. Дәвамы бар...
〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️
Так начался путь поэта - от трудного детства и одиночества до народной любви и вечной памяти. Продолжение следует…