ИГО сүзе турында.
ИГО – нәрсә дигән сүз? Татар Википедиясендә карасак: “Монгол-татар игосы, (татар-монгол игосы, монгол игосы, татар игосы, Урда игосы - рус кенәзлекләренең Монгол империясенә, ә соңрак 1242 елдан XV гасыр ахырына кадәр Алтын Урдага сәяси һәм ясаклы бәйлелек системасы”.
ИГО - рус кенәзлекләренең Алтын Урдадан сәяси бәйлелеген белдера торган сүз. Аны Польша тарихчысы И.Гизель 1675 елда керткән, элегрәк башка поляк Ян Длугош беренче кулланган. “Монголо-татарское иго” формасында немец Х.Крузе 1817 елда беренче тапкыр кулланган. Рус тарихына Н.Карамзин керткән. ИГО сүзе латин теленнән алынган “IUGUM”– русча «ярмо, хомут» сүзеннән чыккан диләр.
Руслар ИГО сүзен ешрак “изу”, “кимсетү” мәгънәсендә аңлыйлар.
Без ИГО сүзен яратмыйбыз, кулланмыйбыз. Ләкин аның тулы мәгънәсен татар телендәге төшенчеләр аша аңлататып була. Аларның һәрберсе Русь белән Алтын Урдә мәнәсәбәтләренең төрле якларын күрсәтә.
1. ТАТАРСКОЕ ИГО – ТАТАР ЙӨГЕ. ЙӨК – груз, ЙӨКләмә – обязанностm (IUGum – ЙУГум сүзе белән чагыштырыгыз). Рус кенәзләренең Алтын Урда ханнары алдында төрле - ясак җыю, түләү, гаскәр җыеп сугышларда катнашу һәм башка йөкләмәләр булган. Хәзер дә дәүләт алдында без төрле йөкләмәләр үтибез - салым түләү, хәрби хөзмәт һәм башкалар...
2. ТАТАРСКОЕ ИГО – ТАТАР ЯГЫ (ЙАГЫ). Димәк “Во времена татарского ига» – “(руслар) ТАТАР ЯГЫнда булганда”. Бер факт искә алыйк -1382 елда Туктамыш хан Мәскәүне тар мар итеп яндырып киткән. Ни өчен? Дөрес ме, юк мы, Мәскәү боярлары Дмитрий кенәзенә каршы баш күтәреп ЛИТВА ЯГЫна күчәргә, Мәскәүне Литвага (Бөек Литва кенәзлеге) кушырга теләгәннәр, дигән фикер бар. Истә тотыйк, Литва 14 гасыр ахырында Көнчыгыш Европада иң зур дәүләт, Алтын Урданың төп көндәше булган, ә Мәскәү кенәзлеге ТАТАРлар ЯГЫнда булган. Шуңа хан Мәскәүдәне фәтнәне кырыс бастырган. 1380 елда Куликово кырында да Мәскәү кенәзе Дмитрий кануни хан Туктамыш ягында фәтнәче Мамайга каршы сугышкан дигән версия дә татарлар арасында киң таралган....
3. ТАТАРСКОЕ ИГО - ТАТАР ЕГА [ЙЫГА] – татар егты [йыкты], җиңде дигән сүз. Көрәш вакытында көндәшләр бер-берсен ега. Алтын Урда заманында башта татарлар дошманнарын ЙЫККАН, аннан соң татарларны ЙЫГА башлаганнар.
Шулай итеп бер поляк латин теленнән алып уйлап чыгарган төшенчә, аннан бер немец рус теленә керткән, ә рус теле аша башка телләргә дә кергән бу сүзнең гади төрки-татар тамырлары булып чыкты. Латин сүзе IUGum – ЙУГум борынгы төрки телдән килгән сүз булып чыкты. ИГО - татар сүзе булмаса да, без татар телендә аңа өч төрле аңлатма бирә алабыз, һәм өчесен бергә кушсак төшенченең тулы тәсвире була. Ул сүз бернинди “изү”, кимсетү турында белдерми. Беренче төп ЙӨК мәгнәсендә дәүләт (Алтын Уда) алдында гади йөкләмәләр булуын гына аңлата. Бу мисал татар теленең чиксез мөмкинлекләрен ачыклый. Бер латин теленнән рус теленә кертелгән сүзнең өч төрле татар мәгънәсен таптык. Аларның һәрберсе Алтын Урда – Русь мәнәсәбәтләрен төрле яктан күрсәтә...