МАНЫШЛЫ бугаз
Сүзне ЛА-МАНШ атамасыннан башлыйбыз. Татар логикасына күчсәк без аны МАНЫШЛА дип яза алабыз, ә хәзерге стандартта МАНЫШЛЫ була. Мисал өчен: Оренбург якларында ТАШЛА атамасы бар, ә хәзергечә ул ТАШЛЫ булыр иде.
Татарча караш, бугазның тарихына төгәлрәк бәйләнә, чөнки бу җирләр берничә мең ел элек бугаз булмаган, бу түбән урыннар, ара-тирә генә су астында калган. Башкача әйтсәк суга манып-манып алынган җирләр, яисә МАНЫШЛЫ җирләр.
Француз артиклы ЛА- , татарча –ЛЫ/ЛЕ сыйфат билгесенә әйләнде. Каршылык бармы монда? Каршылык юк, чөнки артикллар да әйбернең чагыштырмача сыйфатларын билгели. ( Бер язган идем: АРТИКЛ = АРЫ + ТИКЛе)
Рәсми этимология бу атаманы “агым” сүзенә бәйли. Безнең өчен андый проблем да юк. МАНШ сүзен таркатып язабыз М+АНШ. Күрәсездер, монда ИНЕШ сүзенең “кысылган” варианты бар. М-функция төрки матрицада “сумма-нәтиҗә”, “кушу-нәтиҗә”. Сүзнең алгоритмы: “кушылган инешләр нәтиҗәсе”.
Тагын бер караш: МА+ иНШ, МА – кире кагу. Алгоритмы: “Инеш түгел, ә зур агым”. Инеш диеп кечкенә генә елганы атыйбыз.
Кемдер шикләнер: ЛА МАНШ ны МАНЫШЛЫ диеп язу дөресме? Әлбәттә профессионал лингвист - филологлар каршы килер. “Галимнәр ( Лондоннан, Мәскәүдән, Казаннан) расламаган идеяларны ничек язарга ярасын? Башбаштаклык!”.
Әгәр дә сез, әз генә үз фикерегезгә таянырга җыенсагыз, инглиз сүзлеген ачасыз һәм L хәрефенә сүзләр укыйсыз. Сезгә, мәсәлән, LATENT сүзе очрый. “Рокировка” ясыйбыз >>> TENTLA, татарча язабыз ТЕНТЛЫ, русча мәгънәсен чагыштырабыз, “скрытый”. Тентлы - “тент белән ябылган” “ябылган” = “закрытый”, “крытый”. Өч тел арасындагы логика безнең идеяны раслый. Мондый мисалларны җитәрлек табып була. Татар теле, лексикасы, телләр системасының ачкычы.
Сүз уңаенда ТЕНТ сүзен дә сүтәбез: ТЕ >> ТЙЕ, хәзерге татарча ТЙА, ТЫЙА –“ограничивает”, “задерживает”; НТ >>НиТ, НИТӘ сүзенең аңлатылмаган ягы бар!! 1) НИТКӘН сүзенең тәрҗемәсен алабыз, сүзлектә ул “что за” 2) нәтиҗәдә русча, яңа контекстта: “ограничивает (то) что за”. ТЕНТ сүзенең борынгы, татарча варианты ТЙА-НИТә.
Тагын бер сүз алабыз (җитмәсә), “лейбл” сүзе бик таныш, билгеле сүз. LABEL >>> БЕЛ + ЛА , БЕЛ ЛЕ, бу тезмә абсолют дәрәҗәдә аңлашыла, бигрәк тә төрек морфологиясен искә алсак.
Мәсәлән, КАЛГАН төрекчә KALAN була, Г төшеп кала. Димәк БЕЛЛЕ сүзе (абстракт) БИЛГеЛЕ сүзенең төрекчәгә якынлашкан варианты, ә LABEL исә башка кодка күчү нәтиҗәсе. “Лейбл =билгеле”, ә сез моны раслыйсызмы, әллә кире кагасызмы?
1. Тюркская матица: от кибернетической этимологии к метакибернетике, 2017, Уфа, Первая Типография.
2. @telsere –Teletype, Артикллар тирәсендә. Стәрлетамак 26.08.2025 ©Урмайлы Илдар