МАЙЯ теле сүзләре
Кнорозов сүзлегендә А һәм Б хәрефләренә 121 сүз бар. Монда аларның кыскартылган варианты - 32 сүз...
Майя телен Кнорозов җентекләп аңлата, ләкин автор филологиядән читтәрәк, шуңа күрә сүзләрнең морфологиясенә кереп маташмыйбыз. Күп кенә очракларда сүзләрнең нигезен аерып була, дешифрация өчен шул да җитә. Максат: киберэтимология карашлары нигезендә, майя сүзләренә якынлашу, алгоритмнарын, шифрларын, аңлау.
Кибер: татарча моделләре КИ БОЕР, БОЕРЫК. Идарә итүнең төп кагыйдәсе: ШЫПЫРТ. Күп кенә эшләрне ШЫП, ЫРТын башкаралар. Шул тирәдән килеп чыга ШИФР сүзе, тагын бер якын сүз ЯШЕР. Безнең эш, яшерелгән формаларны кире кайтару.
Бер дешифровка мисалын карыйк. Майя сүзен алабыз: BAK(БАК) - обвязывать , вокруг, окружать. Кайчаннан бирле бар бу сүз? Бәлки 15 -20 мең ел кулланыладыр. Шул ук вакытта ул хәзерге сүзләрнең нигезе: БАК, уПАКовка, ПАКет. Әгәр кире формасын алсак безнең сүзләр чыга: КАП, КАПчык, КАПу. Гади упаковка: 1) кагызга чорныйбыз, 2) бәйлибез. Табигый упаковка – агач кабыгы. Төрки телләрдә ЙАБу, КАПу(каплау) нигезләре бар, аларның беренчесе интеграль гамәл, икенчесе дифференциаль. “Авызыңа КАП, авызыңны ЙАП”. Бер якта барлыкка килә ЙАБЫК, икенче якта КАПЫК. ЙА плюс,+ КА минус = 0. Бер төрле булсын диеп кыскарталар >>> ПЫК, БЫК, БАК. Безнең мәсәлә башка: “баштан ничегерәк булган?”. Интеграль коэффициент кушабыз “Ик (Йа)” ЙаБАК, дифференциаль коэффициент кушабыз “Дк (Ка)” КАБАК. А әйләнә Ы га. Нәтиҗәдә мәгънәләргә бәйләп/аңлап булырлык пар сүз: КАБЫК, ЙАБЫК (кабыгы бар – ябылган).
Дешифрация өчен алмашлы хәрефләр/авазлар: А/Ы, А/Ә, Б/М (бән/мин), Р/З (ротацизм), Т/З, Т/Ч, (тишенү/чишенү). Т/Л (атлар/аттар), С/Ш, Е/Ы, Ф/П, П/Б, В/У, W/У… Кирәк булса хәрефләрнең/иҗекләрнең тәртибен алыштырабыз (рокировка).
СҮЗЛӘР:
1) ABIL, АБИЛ – внук, внучка (для женщины). ӘБИЛе, хатын - кызның оныгы “әбиле”.
2) ABTAH, АБТАҺ – издеваться. Ап+тыра+ату сүзенә якын. АП+ТАГА/ТЫГА, «тыра» урнына «тыха» «тыга». АБ, АП - терәү, терәлү (абс тракт мәгънәсе).
3) ACAN, АЦАН, АЧАН - стон. А+ЦИН А+ ЦИНау. ЧИНау сүзенә якын. Тагын бер якын сүз: АЧЫНу. Монда СТОН сүзе дә күренеп тора: ЦИН, Ц=С+Т >> СТИН >> СТОН.
4) AZ – нищета, нужда. АЗ – “мало” сүзеннән метафора. Кечуаларда АС. Татарча тагын бер якын сүз: АЧ –“голодный”.
5) AZAB – почти. АЗ+АБ, почти җиткән, барып терәлергә(АБ) АЗ гына калган. Рокировка ясыйбыз, АП-АЗ, “сАПсары” кебек төзелгән сүз, “бик аз” мәгънәсендә. Русча поЧТИ татарча ҖИТ сүзеннән ясалган. ЧИТай сүзе дә шул ук нигездә, бу сүз “мәгънәгә ҖИТү” турында.
6) Ah TALACH – дурной. ТАЛАЧ. Татарча ТАЛАШ –“раздор”, сүзе якын. ТИЛЕ сүзенә якын, ТАЛА >> ТИЛЕ.
7) AH ALAB OLAL – имеющий надежду. АЛАБ ОЛАЛ. Татарча моделе: АЛЫП БУЛАЛы. Алып булса, өмет тә була.
8) AH ANAT – защитник. АНАТ. Ик(Җ) кушабыз >> ҖАНАТ килеп чыга, хәзерге лексикада ҖАНАТар –«болельщик» сүзе бар. Мәгънәләре якын диеп була, чөнки җанатар үзенең клубын яклый.
9) AH BON – красильщик. БОН >> БУАН, чөнки О=У+А. Ик (Й) >> БУЙАН төрек сүзләрендә “га” төшеп кала, татарча БУЙАгаН.
10) AH CICI(CAN) – вежливый. Төрекчә ҖИҖИ, татарча ЧИЧИ –“матур” . ЧИЧИ ҖАН –“матур җан”.
11) AH CIM ATAN – вдовец. АТАН га Дк(Х) кушабыз>> ХАТАН >> ХАТЫН. CIM >> ЦИМ Ц= Т+С, С=Ш, >> ТШИМ ХАТЫН, төш , төшкән >> юк. С(лат) =К. >>> КИМ ХАТЫН – «недостает жены».
12) AH ZIYAN – знаток преданий. ЗИЙАН. Уртага Дк(Г) куябыз >> ЗЫЙгАН =ҖЫЙГАН. Нәрсә җыйган? Белем җыйган! ЗЫЯЛЫ сүзен дә искә төшерәбез. Төрки матрицада: Н=Л+Л. >> ЗИЯЛЛы.
13) AH CUL – калека. ЦУЛ = ЧУЛ. Монда ЧУЛак – «однорукий» сүзе туп - туры килә.
14) AH CUL KAB – однорукий. Шулай ук ЧУЛАК сүзе якын. КАБ (майя) – “кул”. КАБЗ –“взятие”, төрекчә - русча сүзлектә бар.
15) AH CHAC OP – плешивый. ЧАЦ. Монда ЧӘЧ сүзе туры килә.
16) AH CHAC PUPUK – блондин. Монда да ЧӘЧ сүзе бар. ПУПУК >>> аП АП АК >> АППАК.
17) AH CHACAU OLAL – сердитый. Ч+ А ЦАУ >> Ч+ АЧУ. АЧУ булгач «сердитый» була. эЧ АЧУ БУЛа АЛа. ОЛ + АЛ = БУЛ+АЛ.
18) AH CHEM – лодочник. Ц+ ХЕМ. ХЕМ >> КЕМИ (төрек) = КЕЙМӘ (татар). Ц=С+Т. СТ>> оСТа . “кеймә остасы”. Башкача: Ц/Ч + ХЕМ >>> рокировка КЕМи Че >>>КЕЙМӘЧЕ.
19) AH PUL HAA – жрец вызывающий дождь . ПУЛ ҺАА , А+А=У >> ПУЛ(чуаш) + ҺУ (башкорт) = БУЛ СУ. Чуашча ПУЛА –“по причине”.
20) AKAIL – изгнание. КУЫЛу сүзенә якын. Ик(Й) кушабыз >> ЙАК АИЛ >>> ЙАК ӘЙЛә – « в сторону гони», т уп-туры килгән сүзләр. ӘЙЛӘҮ (диал.) – «гнать». Алгоритм юллары: 1) ӘЙЛӘ - ҖАЙЛА ( Ик (Җ) куштык), 2) ӘЙЛӘ – КӨЙЛӘ ( Дк (К) куштык). Әгәр кире каксалар, “әйлә” дисәләр, җайла – көйлә.
21) AKZAH – мочить, орошать . АКЗА Х>> АГЫЗ+АК, тагын Ик(Й) өстибез >> АГЫЗ ЙАК –“пролей”+ “помажь /в сторону”.
22) ALA – остаток. Дк(К) кушабыз КАЛА –“остается”. АЛА - КАЛА – “берет – остается”, системалы сүзләр, КАЛА – ЙАЛА.
23) ALAM – детеныш . ЫЛАН сүзенә якын. бАЛАМ сүзенә дә якын. АЛЫМ сүзен “приплод” дип юрасак та ярый.
24) ALAN – ребенок. ЫЛАН = ОЛАН сүзенә туры килә.
25) AMAL – каждый, каждый раз. Монда ӘМӘЛ –“способ”, сүзе туры килә. Һәр юлы кулланыла торган чара – әмәл. ӘМӘЛ не сүтәбез: һӘМ АЛ. “ҺӘМ АЛабыз” – “также/каждый можем”. Алырга –“мочь”.
26) ATAN – женщина. Дк(Х/К) кушабыз >> ХАТАН >> ХАТЫН = КАТЫН = КАДЫН. Бер авазы гына югалган төрки сүз
27) ALBA – размягчаться. АЛБА. Татарча “АЛПАн – тилпән” сүзенә якынлаштырып була. Тагын, с ҮЛПӘн – «вялый», сүзе бар.
28) BALAN – полный. БАЛАН >>ПАЛАН>>ПОЛОН. Рус сүзенә тап булдыкмы? Бу сүзләрнең нигезләре: БУЛ һәм ТУЛ. Мисал: 1)Нәрсәдер тутырабыз. 2) Тулды. 3) “тулды” дисәк тә, “булды” дисәк тә ярый. Русча “полный” сүзе “пулан” нан чыккан, ә хәзерге татарча формасы “булган”.
29) BALINAH – жениться на сестре кого-то. Монда БАЛДЫЗ сүзенә якынлык күреп була.
30) BIC – как. БИЦ. БИЦ >>> ПЫЦ – «совсем». Мәгънәләр якын, чөнки “совсем” белән “как” ябышалар. ПЫЦ ШЫЛАЙ –“совсем так/как” .
31) BOX – кора. БОКС. Дк(КА) кушабыз >> КАБОКС. КАБЫКСа кебек сүз килеп чыкты. КАБЫК – «кора».
32) BUTH – дорога в болоте. Монда да БАТК варианты туры килә, сазлыктагы юл БАТКАК – «грязь», «слякоть». Ике К ны ң берсе кыскартылган. Бу сүзнең татарчага якынлыгы күренеп тора. Тагын бер караш, үзгәртмибез, сузабыз гына: БУТХа >> БУТКА. Тагын бер мәгънәгә килдек, чөнки сазлыктагы юлны “бутка(ботка)” белән чагыштырып була.
Майя теленең системасы бик борынгы, бездән ерак, бәлки җимеректер, ләкин “таныш кебек” сүзләр еш очрый. Кечуа телендә андый сүзләр сирәгерәк, ә Науатль (Ацтек) сүзләренә якынлашу тагын да авырырак. Бу әле разведка гына, системаны белмибез, бик тирәнгә кермәдек, җиңелерәк” сүзләрне сайладык.
Стәрлетамак 23.12.2024 ©Урмайлы Илдар
Майя — үзенең үсешле язмасы, сәнгате, архитектурасы, математик һәм астрономик системалары белән билгеле булган Мезоамерика цивилизациясе. Ул хәзерге Мексиканың көнъягы, Гватемала, Гондурас, Белиз җирләрендә урнашкан булган. Майя халкы бүген дә анда яши. Гватемала халкының яртысы үзен майя дип саный. Майя теле сакланса да, аның үзенчелекле катлаулы иероглифлар нигезендә төзелгән язмасын испан колонизаторлары юк иткән, сакланган язмаларны укый алучы кеше калмаган булган. ХХ гасырның икенче яртысында гына күренекле галим Юрий Кнорозов майя язмалары серләрен чишкән, аларны тәрҗемә иткән.