Тематика (тат + рус)
Проект турында
"Telsere" проекты - сүзләрнең килеп чыгышы һәм мәгънәсе, телнең яшерен логикасы, символлар (хәрефләр) мәгънәсе һәм башка тел серләренә багышланган мәкаләләр җыентыгы (“telsere” - тел сере). Бу проектның төп максаты төрки телләр әһәмиятен, бигрәк тә татар теле әһәмиятен күрсәтү. Аның өчен без тел фәннәре чикләреннән чыгып, сүзләр килеп чыгышына башкача карыйбыз...
Проект нигезендә бәйсез тикшеренүче Илдар Урмайлы мәкаләләре һәм аның теориясе тирәсендәге фикерләр... Ул телләр, сүзләр килеп чыгышына үз карашларын, һәм яңа төрки матрица теориясен, һәм төрки дешифрация сүзләр сүтү системасын тәкъдим итә. Күп аерым мәкаләләрдә, ул билгеле татар һәм рус сүзләрең сүтеп, аларның чын мәгънәләрен аңлата...
Мәкаләләр арасында берничә билгеле автор хезмәтләре турында; аларның күзәтүе, эчтәлеге, сылтамалары таба аласыз. Ул хезмәтләрдә борынгы Аурупа, Азия, Америка телләре төрки телләргә якын булуы һәм алар бер тамырдан чыгуы күрсәтелә. Алар арасында - татар галиме Абрар Каримуллин, дипломат һәм галим Әдилә Айда, шагыйрь, тәрҗемәче, драматург Алла Ахундова, лингвист Галина Шуке. Ул хезмәтләр тар мохитта гына билгеле. Алла Ахундованы алсак, ул телләр чыгышына багышланган берничә зур хезмәт авторы булуы бейкайда да, хәтта аның биографиясендә дә язылмаган...
Монда үзегезгә кызыклы булган материаллар таба алырсыз дип өметләнәм.
О проекте
Проект «Telsere» - сборник статей, посвященных происхождению и смыслу слов, скрытой логике языка, значению символов (букв) и другим тайнам языков («telsere» - тайна языка). Основная цель этого проекта - показать значение тюркских языков, особенно татарского языка среди языков народов мира. Для этого мы выходим за рамки лингвистики, и по другому смотрим на происхождение слов...
В основе проекта статьи независимого исследователя Ильдара Урмайлы, и идеи, связанные с его теорией. Он предлагает свои взгляды на происхождение языков и слов, и новую теорию тюркской матрицы, и методы тюркской дешифрации. В отдельных статьях он, разбирает известные татарские и русские слова, объясняет их истинные значения...
В публикуемых материалах вы можете найти обзоры, содержание, ссылки работ нескольких известных авторов. В этих работах указывается близость древних европейских, азиатских, американских языков к тюркским языкам, показывается их происхождение из одного корня. Среди авторов этих работ - татарский ученый Абрар Каримуллин, дипломат и ученый Адиля Айда, поэт, переводчик, драматург Алла Ахундова, лингвист Галина Шуке. Эти труды известны только в узкой среде любителей. Если взять Аллу Ахундову, - то, что она является автором нескольких больших работ посвященным древним языкам, не упоминается даже в её биографии.
Надеюсь, вы найдете здесь материалы, которые вам будут интересны.