Бер төрек мөфтие: Мүхәммәд - Аллаһның бер өлеше!
Галләмә Ибнү Хүмәйднең (Аллаһ аңа рәхимле булсын) Төркия мөфтие белән очрашканда булган хәле
Шәйх Габдуллаһ ибнү Хүмәйд (Аллаһ аңа рәхимле булсын) әйтте:
"Аллаһның илчесе (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) әйтте: [Сез һичшиксез сезгә кадәр булганнарның сөннәтләренә (үрнәкләренә) иярерсез]. Ә безгә кадәр булганнарның сөннәтләреннән: алар болай дип әйттеләр: "Чынлыкта Гыйсә ул Аллаһ, яки Аллаһның улы, яки өчлекнең (троицаның) берсе".
Шушы өммәттә дә "Чынлыкта расүл (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) дә шулай ук" дип әйтүче табылдымы? Без: "Әйе!" - диербез. Төркиядә "Чынлыкта расүл (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) ул Аллаһның нуры һәм Аллаһның өлеше, кеше рәвешендә утырмыш" дип әйтүчеләр табылды.
Узган елларның берсендә Төркия мөфтие белән очраштык һәм аның белән министрлар рәисенең бертуганы да бар иде, аның исеме "Сөләйман". Ул гарәп телен яхшы белми иде һәм аның кырында тәрҗемәче бар иде. Ул (шул тәрҗемәче аша) хәнәфи мәзһәбе буенча Хаҗга бәйле мәсьәләләр турында сорашты һәм мин аңа җавап бирдем.
Аннары ул башка сүзгә күчеп, расүл (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) турында сорап болай диде: "Мүхәммәд турында фикерең ничек?"
Мин бу сораудан аптырап калдым һәм әйттем: "Нинди яктан?"
Мин: "Әйе, кеше" - дип әйттем тыныч қына, аның карашында нәрсә булганын белү өчен. Һәм аннары аңа аятьләр китердем: {Әйт (әй илче): "Чынлыкта мин сезнең кебек кешемен" - дип.}(Әл-Кәһеф, 110) һ.б.
Ул әйтте: "Бу аның үзен түбәнрәк күрәстүе һәм түбәнчелеге, ә чынлыкта ул дингә чакырыла торган кешеләргә билгеле бер кыяфәттә булыр өчен кеше сурәтендә килде, чөнки ул аларга кеше кыяфәтендә булса, аның чакыруын кабул итү җиңелрәк була, ә шул ук вакытта ул кеше түгел."
Мин әйттем: "Мөфти нәрсә әйтә ул?"
Ул әйтте: "Чынлыкта ул Аллаһның бер өлеше! Бу насаралар (христианнар) әйткән белән бергә бер туры килә. Ләкин моның ише нәрсәгә Куръәннән һәм Сөннәттән дәлил алынмас, һәм моңа акыл дәлилләреннән башка дәлилләр ярамас."
Мин әйттем: "Мүхәммәд Аллаһның өлеше?!"
Мин әйттем: "Мүхәммәд (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) ул хәзер бармы яки вафатмы?"
Ул әйтте: "Юк, ул хәзер юк, ул үлде. Чөнки Аллаһ әйтте: {Чынлыкта син мәетсең һәм алар да мәетләр}(Әз-Зүмар, 30)."
Мин әйттем: "Әгәр дә Мүхәммәд (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) үлгән икән һәм ул Аллаһның бер өлеше икән, димәк Раббы хәзер параличлы булып чыга түгелме, чөнки аның бер өлеше үлде бит."
Ул дәшмичә торды һәм соңыннан әйтте: "Син мине аптырашта калдырдың, сиңа (җавап өчен) Аллаһ җитәрлек."
Ул җавап бирә алмады, менә шундый аларның хәлләре. Һәм бу расүл (салләЛлаһу галәйһ үә сәлләм)нең [Сез һичшиксез сезгә кадәр булганнарның сөннәтләренә (үрнәкләренә) иярерсез] дигәненә туры килә."