Шәйх Габдуллаһ ибнү Хүмәйд (Аллаһ аңа рәхимле булсын) әйтте:
Хәнәфи мәзһәбенең факыйһы (фикыһ белгече), үз заманында Мисыр (Египет) иленең мөфтие Мүхәммәд Бәхыйт әл-Мутыйгый (Аллаһ аңа рәхимле булсын) үзенең "Әхсәнүл-Кәләм" дигән китабында (44-45 битләрдә) нәби (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм)нең мәүлиден узгаруны уйлап чыгарган иң беренче кешеләр турында әйтеп болай диде: "Мәүлид турында сораулар күбәйде һәм сөйләшелде. Без болай дип әйтербез: аны иң беренче уйлап чыгаручылар Каһирадағы (Каирдагы) Фатыйми дәүләтенең халифәләре, һәм аларның иң беренчесе - Әлмүгыйззү ли-ДиниЛләһ. Ул Һиҗринең 361 нче елының Шәүвәл аенда Мәгъриб (Марокко) дәүләтеннән Мисырга таба юнәлә һәм шул елның Рамадан аеның 7 көне үткәннән соң Каһирага керә. Һәм алар алты мәүлид уйлап чыгаралар: нәби мәүлиде, мөэминнәр әмире...
Бүгенге көндә төрки халыкларда, шул исәптән безнең татар халкында Аллаһ Тәгаләне "Ходай" һәм "Тәңре" дип атау киң таралган. Ләкин динебез Исламның нигезе булган Аллаһның Китабы Куръәнгә һәм Аның илчесе Мүхәммәд (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм)нең сүзләре булган хәдисләргә күз салсак, анда "Ходай" һәм "Тәңре" дигән исемнәрне таба алмыйбыз. Алай булгач алар төрки мөселманнарга кайдан килгән соң?
МОСАФИР КЕШЕГӘ СӘФӘРДӘ ДҮРТ РӘКӘГАТЬЛЕ НАМАЗЛАРНЫ КЫСКАРТЫП, ИКЕШӘР РӘКӘГАТЬ ИТЕП УКУНЫҢ РӨХСӘТ ИТЕЛГӘНЛЕГЕНӘ ДӘЛИЛЛӘР:
Нәбиебез (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм)нән соң, аның сахәбәләре өммәтебез (мөселман халкы) өчен иң хәерле үрнәк. Аллаһ Раббыбыз аларны Үзенең Китабы Куръәндә мактап болай дип әйтте: {Һәм мүһәҗирләр (Мәккә сахәбәләре) белән ансарлардан (Мәдинә сахәбәләре) булган алдан килүче әүвәлгеләр (беренче мөселманнар) һәм аларга яхшылыкта ияргәннәр - Аллаһ алардан разый булды һәм алар да Аннан разый булдылар, һәм Ул аларга асларыннан елгалар агып торучы Җәннәт бакчаларын әзерләп куйды. Алар анда мәңгегә калырлар. Менә шул ул олугъ уңыш.}(Әт-Тәүбә, 100)
Аллаһ Тәгалә әйтте: {Аллаһ сездән иман китергәннәрне һәм гыйлем бирелгәннәрне дәрәҗәләргә күтәрә.}(Әл-Мүҗәдилә, 11)
Күнья - ир-атның Әбү Фәлән (фәләннең атасы) дип яки хатын-кызның Үммү Фәлән (фәләннең анасы) дип аталуы.
❔ Сорау: Ислам динен кабул иткәнен игълан иткәннән соң кеше үзенең элеккеге исемен үзгәртергә тиешме? Мәсәлән, аның исеме Джордж, Жозеф һ.б. булса?