АЛЛАҺ ТӘГАЛӘНЕ ХОДАЙ ЯКИ ТӘҢРЕ ДИП АТАРГА ЯРЫЙМЫ?
Бүгенге көндә төрки халыкларда, шул исәптән безнең татар халкында Аллаһ Тәгаләне "Ходай" һәм "Тәңре" дип атау киң таралган. Ләкин динебез Исламның нигезе булган Аллаһның Китабы Куръәнгә һәм Аның илчесе Мүхәммәд (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм)нең сүзләре булган хәдисләргә күз салсак, анда "Ходай" һәм "Тәңре" дигән исемнәрне таба алмыйбыз. Алай булгач алар төрки мөселманнарга кайдан килгән соң?
Ислам динен кабул иткәнче, безнең бабаларыбыз - борынгы төркиләр мәҗүси булганнар, ягъни алар төрле уйдырма иләһләргә табынганнар. Шул иләһләрнең берсе Ходай (яки Кудай) булган. Аларның ышануларына күрә бу иләһ югары иләһ булган һәм имеш ул ир-ат затыннан һәм аның "Ару Кызлар" дигән балалары булган. Шулай ук аның капма-каршысы булган энесе Әрлик дигән иләһләре дә булган. Аларның ышануларына күрә, имеш Ходай кешене бар иткән, ә Әрлик аңа җан өргән икән. Шулай ук, имеш Ходай этне йонсыз бар иткән, ә Әрлик аңа йон биргән икән. Шулай ук, имеш Ходай Әрлик белән узышкан (яки көрәшкән) һәм Әрлик Ходайга оттырып, Ходай югары иләһ булып калган икән. (А. М. Сагалаев Урало-алтайская мифология: Символ и архетип — Новосибирск: Наука, 1991)
Ә Тәңре (яки Күк-Тәңре) исеменә килсәк, ул шулай ук борынгы төрки һәм монгол халыклары ышанган иләһләрнең берсе. Аларның ышануларына күрә, Тәңре яки Күк Тәңре ул иң югары иләһләре булган һәм ул табигать белән идәрә иткән. Һәм аннан тыш аларның әле башка тәңреләре дә булган. Тәңрегә дала халыкларыннан булган монгол кабиләләренең шаманнары да табынганнар.
Димәк, безнең борынгы мәҗүси бабаларыбыз күптөрле иләһләргә табынган булганнар һәм ул иләһләр барысы да төрки(алтай)-монгол мифологиясенең (әкиятләренең) персонажлары. Ягъни бу иләһләр барысы да уйдырма шәхесләр һәм алар берсе дә чынбарлыкта юк. Моннан аңлашылганча, Ходай да, Тәңре дә ул безнең мәҗүси бабаларыбыз ышанган әкияти иләһләрнең берсе генә һәм Аллаһ Тәгалә ул Ходай да, Тәңре дә түгел, чөнки Аллаһ Тәгалә Ул бөтен галәмне юктан бар Итүче бердәнбер хакыйкый Иләһ. Аллаһның тиңдәшләре дә, уртаклары да, ата-анасы да, гаиләсе дә (кыз-уллары да), туганнары да юк. Аның җенесе дә юк, чөнки җенес ул кавышып гаилә кору өчен һәм нәсел калдыру өчен кирәк нәрсә. Ә Аллаһ Ул Мәңге Тере һәм Ул бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел, ә киресенчә бөтенесе Аңа мохтаҗлар. Бу турыда Аллаһ Тәгалә "Әл-Ихлас" сүрәсендә болай диде: {1. Әйт (әй Аллаһның илчесе): "Аллаһ - Ул бер, 2. Аллаһ Мәңге (яки беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел), 3. Ул беркемне дә тудырмады һәм Үзе дә беркемнән тудырылмады. 4. Һәм беркем дә Аңа (Аның сыйфатларында да һәм фигыльләрендә дә) тиңдәш булмады!"} (Әл-Ихлас, 1-4)
Ислам динен кабул иткәнче, борынгы гарәпләрдә дә үзләренең уйдырма иләһләре була. Алар аларга төрле исемнәр биргәннәр: Әл-Ләт, Әл-Гуззә, Мәнәт. Аллаһ Раббыбыз Үзенең Китабы Куръәндә бу турыда болай диде: {19. Күрдегезме сез, әл-Ләт белән әл-Гуззәне, 20. һәм Мәнәтне - өченчесен, башкасын? 21. Ә сезнең (балаларыгыз) ир балалармы, ә Аныкы (сез шулай уйлаганча) кыз балалармы? 22. Ул чакта болай бүлү гадел түгел! 23. Алар (шушы иләһләр) үзегез һәм ата-бабаларыгыз кушкан исемнәр генә бит. Аллаһ алар турында (аларның дөреслеген раслый торган) бер дәлил дә иңдермәде, алар бары тик үзләренең уй-фаразларына һәм нәфес-теләкләренә иярәләр генә, менә аларга Раббыларыннан (туры юлны аңлатучы) кулланма (Куръән) килде инде.} (Ән-Нәдҗем, 19-23)
Моннан аңлашылганча, безнең мәҗүси төрки бабаларыбыз гына түгел, хәттә гарәпләр дә төрле уйдырма иләһләргә ышанганнар.
Ләкин Аллаһ Раббыбыз әйтүенчә, ул һәрбер халыкка дөрес динне аңлатучы илче җибәргән булган һәм алардан кайберләре иман китергәннәр, ә кайберләре көферлек кылганнар (ышанмыйча имансыз булганнар): {Һәм Без (Аллаһ) һәр өммәткә (халыкка) "Аллаһка гына гыйбәдәт (коллык) кылыгыз һәм тагуттан читләшегез (ялган иләһләрегезне калдырыгыз)!" дигән чакыру сүзләре белән илче җибәрдек. Алар арасында Аллаһ туры юлга күндергәннәре дә булды һәм адашуга дучар булганнары да булды. Җир йөзендә йөрегез һәм (Аллаһны һәм Аның динен) ялганга исәпләгән кешеләрнең соңгы көннәре ничек булганын карагыз!} (Ән-Нәхел, 36)
Аллаһ Тәгалә Куръәндә бөтен дөнья кешеләренә мөрәҗәгать итеп әйтте: {21. Әй кешеләр! Сезне юктан бар иткән һәм шулай ук сезгә кадәр булганнарны да юктан бар иткән Раббыгызга гыйбәдәт кылыгыз (бер Аңа гына кол булыгыз). Бәлки сез шулай тәкъва булырсыз (Аллаһның ачуыннан һәм газабыннан сакланырсыз). 22. Ул сезнең өчен Җирне түшәк итте (яшәү өчен уңайлы шартлар булдырды), (өстән сезне саклау өчен) күкне түбә итте һәм күктән су төшереп (яңгырлар яудырып), сезгә ризык булсын өчен шул су белән җимешләр (һәм яшелчәләр) үстерде. Шулай булгач, белә торып Аллаһка тиңдәш кылмагыз (Аннан тыш тагы иләһләр уйлап чыгарып, шул уйдырма иләһләргә дога да, гыйбәдәт тә кылмагыз)!} (Әл-Бәкара, 21-22)
Шулай ук, Аллаһ Тәгалә әйтте: {Сезнең иләһегез - ул бер (генә) Иләһ. Әр-Рахмән һәм әр-Рахийм булучы Заттан (Аллаһтан) тыш башка бүтән (чын) иләһ юк!} (Әл-Бәкара, 163)
Шулай уқ, Аллаһ Тәгалә әйтте: {Яки аларның Аллаһтан тыш башка иләһләре бармы?! Алар Аллаһка тиңдәш кылган затлардан һәм сыйфатлардан Аллаһ югары!} (Әт-Тур, 43)
Шулай ук, Аллаһ Тәгалә әйтте: {Әйт (әй Аллаһның илчесе): "Аллаһтан тыш башка табынган нәрсәләрегезне күрдегезме?(ягъни алар турында акыл йөртеп карагыз әле:) Аларның Җирдән нәрсәне (кайсы өлешен) барлыкка китергәннәрен күрсәтегез миңа. Яки аларның күкләрне бар кылуда катнашлыклары бармы? Шушы (иңдерелгән) китапка кадәр (сезнең иләһләрегезнең һәм диннәрегезнең дөреслеген раслый торган) борынгырак китапны китерегез яки (моны раслаучы) берәр төрле белем әсәрен (тарихи табылдык) китерегез миңа, әгәр сез дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз", - дип} (Әл-Әхкаф, 4)
Димәк, шушы китерелгән аятьләрдән аңлашылганча, барча галәмнәрне юктан Бар Итүче, аларны Идәрә Итүче һәм гыйбәдәт кылынуга лаеклы үә яраклы булган бары тик бер генә Зат бар, һәм Ул - Аллаһ Тәгалә. Һәм Аның Ходай һәм Тәңре кебек уйдырма иләһләр белән бернинди уртаклыгы да, тиңләшлеге дә юк. Шуңа күрә Аллаһ Тәгаләне Ходай яки Тәңре дигән исемнәр белән атарга ярамый. Аллаһ Тәгаләнең 99 күркәм исеме бар, менә шулар белән атарга кирәк Аны. Бу турыда Аллаһ Тәгалә болай диде: {Һәм Аллаһның гүзәл исемнәре бар. Менә шулар белән Аңа (мөрәҗәгать итеп) дога кылыгыз, Аның исемнәрен бозучыларны калдырыгыз. Алар кылган гамәлләренең җәзасын алачак!} (Әл-Әгъраф, 180)