August 24, 2023

БАЛАСЫ БУЛМАГАН МӨСЕЛМАНГА КҮНЬЯ АЛУ РӨХСӘТ ИТЕЛӘ

Күнья - ир-атның Әбү Фәлән (фәләннең атасы) дип яки хатын-кызның Үммү Фәлән (фәләннең анасы) дип аталуы.

Гаишә (радый Аллаһу ганһә)дән тапшырылды, ул нәби (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм)гә әйтте: "Әй Аллаһның илчесе! Миннән башка бөтен хатыннарыңның да күньясе бар!"

Аллаһның илчесе (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) әйтте: [Улың (үги улы) Габдүллаһ (ягъни: ибнүз-Зүбәйр) белән күньялән, син Үммү Габдүллаһ (булырсың)]. (Әс-Сахиха, №132)

Шәйх Албани (Аллаһ аңа рәхимле булсын) әйтте: "Шушы хәдистә баласы булмаган кешегә күнья алуның рөхсәт ителүен аңлата. Бу Ислам әдәбе, белгәнемчә, башка өммәтләрдә (халыкларда) моңа охшаш нәрсә юк. Шуңа күрә мөселманнарга, ир-атлар белән хатын-кызларга аңа тотыну кирәк. Һәм аларга чит халыклардан кергән "бик", әфәнде", "паша" кебек һәм "мисье", "сәидә" (ханбикә), "әнисә" (принцесса) кебек аталу гадәтләреннән арыну кирәк. Болар барысы да Исламга (мөселманнарга) читтән килеп кергән нәрсәләр. Хәнәфи мәзһәбе факыйһлары (галимнәре), Ибнү Габидинннең "Хәшия"сендә килгәнчә, "әфәнде" атамасының хупланмавы турында әйттеләр, чөнки ул кешене мактаудан санала. Ә "сәид" (патша, хан) ул хакимлеккә һәм рәислеккә ия булган кешегә генә әйтелә. Бу турыда хәдистә килде: "Сәидегез өчен торып басыгыз", ул №66 да килде. Һәм аның белән теләсә кем аталмый. Чөнки ул шулай ук мактаудан санала.

Әммә Гаишә (радый Аллаһу ганһә)дән дип тапшырылган риваять: имеш ул нәби (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм)нән балага узып, аның баласы төшкән икән, һәм ул аны Габдүллаһ дип атаган икән, һәм шуңа аны ул шул күнья белән атаган икән - ул сәнәде (тапшыручылары) һәм мәтене (хәдиснең тексты) ягыннан батыл (ялган) риваять."

Хәмзә ибнү Суһәйбтән (Аллаһ аннан разый булсын), аның атасыннан тапшырылды, ул әйтте: "Гумәр (ибнүл-Хаттаб) Суһәйбкә әйтте: "Нинди ир-ат син, синдә өч сыйфат булмаган булса!" Ул әйтте: "Нинди алар?" Ул (Гумәр) әйтте: "Үзеңә күнья алдың, ә синең балаң юк бит. Үзеңне гарәпләрдән санадың, ә үзең румлы (грек). Һәм син күп ризык әзерлисең (исрафка ишәрә кыла)." Ул (Суһәйб) әйтте: "Әммә синең "Үзеңә күнья алдың, ә синең балаң юк" дигән сүзеңә килгәндә, чынлыкта Аллаһның илчесе (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) миңа "Әбү Яхья" дип күнья такты. Ә "Үзеңне гарәпләрдән санадың, ә үзең румлы (грек)" дигән сүзеңә килгәндә, чынлыкта мин Нимер ибнү Каситъ нәселеннән булган кеше, румлылар (греклар) мине Мосулдан (Гыйрактагы бер шәһәрдән) коллыкка төшереп алып киткәннәр, аннары үсә төшкәч үземнең нәселемне белдем. Ә "син күп ризык әзерлисең" дигән сүзеңә килгәндә, чынлыкта мин Аллаһның илчесе (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм)нең болай дип әйткәнен ишеттем: [Сезнең иң яхшыгыз, кешеләргә ризык ашатучы]"." (Сахих, "Әс-Сахиха"да, №44)

Шәйх Албани (Аллаһ аңа рәхимле булсын) әйтте: "Бу хәдистә, баласы булмаган кешегә дә күнья алуның рөхсәт ителгәнлеген аңлата. Хәттә Бухарида һәм башка җыентыкта сахих булып килде, нәби (салләЛлаһ галәйһи үә сәлләм) бер кечкенә кызга матур кием кидергәч, аңа күнья биреп, аңа болай диде: [Бу кара нинди матур, әй Үммү Халид! Бу кара нинди матур, әй Үммү Халид!].

Мөселманнар, алардан бигрәк тә гарәп булмаганнары шушы ислами гарәп сөннәтен калдырдылар. Алардан бик азларын гына күрәсең үзләренә күнья алганнарын, хәттә аның бер төркем балалары булса да. Ә нәрсә әйтергә була, аның бер баласы да булмаган кеше турында?! Алар шушы сөннәт урынына бидегать кушаматлар алдылар, "әфәнде", "бик", "паша", аннары "сәид" яки "остаз" һәм шуның ише атамалар, аларның кайберләре яки барысы да, күп кенә хәдисләрдә килгән, тыелган мактау бүлегенә керә. Шуңа күрә игътибарлы бул."

•┈┈┈•✿❁✿•┈┈┈•

✍🏻 Тәрҗемә: Айрат Әбү Хәниф

🔗 ӘЛ-ИХЛАС
•┈┈┈•✿❁✿•┈┈┈•

*《 مشروعية تكنية المسلم وإن لم يكن له ولد 》*

عن عائشة -رَضيَ اللهُ عنهاُ- أنها قالت النبي - صَلَى اللهُ عَلَيهِ وَسَلَم - ـ : يا رسول الله ! كل نسائك لها كنية غيري !

فقال رسول الله ـ صلى الله عليه وسلم ـ :

*" اكتني [بابنك عبدالله ـ يعني : ابن الزبير] ، أنت أم عبد الله "*

الصحيحة (رقم 132)

قال الشيخ الألباني ـ رحمه الله ـ

وفي الحديث مشروعية التكني ولو لم يكن له ولد ، وهذا أدب إسلامي ليس له نظير عند الأمم الأخرى ـ فيما أعلم ـ ؛ فعلى المسلمين أن يتمسكوا به رجالا ونساء ، ويدعوا ما تسرب إليهم من عادات الأعاجم كـ (البيك) و (الأفندي) و(الباشا) ، ونحو ذلك كـ (المسيو) ، و(السيدة) ، و(الآنسة) ؛ إذ كل ذلك دخيل في الإسلام ، وقد نص فقهاء الحنفية على كراهة (الأفندي) ؛ لما فيه من التزكية ؛ كما في "حاشية ابن عابدين" ، والسيد إنما يطلق على من كان له نوع ولاية ورياسة ، وفي ذلك جاء حديث : " قوموا إلى سيدكم " ـ وقد تقدم برقم (66) ـ ، ولا يطلق على كل أحد ؛ لأنه من باب التزكية أيضا.

وأما ما روي عن عائشة ـ رضي الله عنها ـ أنها أسقطت من النبي ـ صلى الله عليه وسلم ـ سقطا فسماه عبد الله ، وكناها به ؛ فهو باطل سندا ومتنا ...

وعن حمزة بن صهيب عن أبيه ـ رضي الله عنه ـ قال :

قال عمر لصهيب : أي رجل أنت ؛ لولا خصال ثلاث فيك!

قال : وما هن؟

قال : *اكتنيت وليس لك ولد* ، وانتمينت إلى العرب وأنت من الروم ، وفيك سرف في الطعام.

قال : *أما قولك : اكتنيت ولم يولد لك ؛ فإن رسول الله ـ صلى الله عليه وسلم ـ كناني أبا يحيى* . وأما قولك : انتميت إلى العرب ولست منهم ، وأنت رجل من الروم ؛ فإني رجل من النمر بن قاسط ، فسبتني الروم من الموصل بعد إذ أنا غلام عرفتُ نسبي . وأما قولك : فيك سرف في الطعام ؛ فإني سمعت رسول الله ـ صلى الله عليه وسلم ـ يقول : " خياركم من أطعم الطعام"

[صحيح : الصحيحة (رقم 44)].

قال الشيخ الألباني ـ رحمه الله ـ :

وفي هذا الحديث:

مشروعية الاكتناء لمن لم يكن له ولد ؛ بل قد صح في البخاري وغيره أن النبي ـ صلى الله عليه وسلم ـ كنى طفلةً صغيرة حينما كساها ثوبا جميلا،

فقال لها :

*" هذا سنـًا يا أم خالد! هذا سنا يا أم خالد! ".*

وقد هجر المسلمون ـ لا سيما الأعاجم منهم ـ هذه السنة العربية الإسلامية ، فقلما تجد من يكتني منهم ، ولو كان له طائفة من الأولاد ، فكيف من لا ولد له ؟! وأقاموا مقام هذه السنة ألقابا مبتدعة ؛ مثل : الأفندي ، والبيك ، والباشا ، ثم السيد ، أو الأستاذ ، ونحو ذلك مما يدخل بعضه أو كله في باب التزكية المنهي عنها في أحاديث كثيرة ؛ فليتنبه لهذا.