ИСЛАМДА МӘҮЛИД УЗГАРУНЫҢ ХӨКЕМЕ
Шәйх Мүхәммәд Җәмил Зийнү (Аллаһ аңа рәхимле булсын) әйтте:
"Алда ассызыкланып үткәнчә, бөтен хәерлелек тә нәбий (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм)нең юлына һәм фазыйләтле гасырларда (сахәбә-тәбигыйннәр заманында) булган үрнәккә иярүдә. Һәм кем дә кем Аллаһка бер гыйбәдәт гамәле белән якынаерга теләсә, ә ул гыйбәдәт төре шул мөбәрәк буыннарда һәм фазыйләтле гасырларда булмаса, аның (яңа уйдырма) гыйбәдәте кире кагылыр (кабул ителмәс), аның өчен гөнаһ алыр, хәттә нияте ихлас булган булса да һәм аның өчен көчен-тырышлыгын түккән булса да.
Дин кардәшем, син күргәнеңчә, пәйгамбәр (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм) мәүлиден:
Беренчедән: Аллаһның илчесе (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм) дә, аның тугъры хәлифәләре дә, башка сахәбәләр дә (Аллаһ аларның барысыннан да разый булсын) һәм аларга фазыйләтле гасырларда изгелектә ияргән тәбигыйннәр дә - берсе дә узгармадылар. Ә бит алар барча кешеләргә караганда да Сөннәтне иң нык белүчеләр һәм Аллаһның илчесе (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм)не иң кәмил яратучылар һәм алардан соң килгән кешеләргә караганда аның шәригатенә иң кәмил иярүчеләр. Әгәр ул (мәүлид) хәерле гамәл булса, алар аны узгаруда безне узган булырлар иде.
Икенчедән: син белгәнчә, аны иң беренче узгаручылар алар һиҗринең 4 нче гасырында идәрә иткән Фатыймилар (шиитлар) һәм зиндикълар (бидегатьчеләр) булды.
Өченчедән: бу гамәлдә насараларга охшашлык бар. Алар Мәсих (Гыйсә) (галәйһиссәләм)нең туган көннәрен узгаралар, ә безгә аларга охшау һәм аларның бәйрәмнәренә иярү тыелды.
Дүртенчедән: чынлыкта, шушы һәм башка төрле мәүлидләр уйлап чыгарудан шундый фикер килеп туа: әйтерсең лә Аллаһ Сүбхәнәһү үә Тәгалә шушы өммәт өчен динне тулы кылмаган һәм Аллаһның илчесе (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм) шушы өммәт өчен кылынырга тиешле гамәлләрне җиткереп бетермәгән икән, һәм фазыйләтле буыннарда, ахырдан килгән хәзерге кешеләрдәге кебек, Аллаһның илчесе (саллаЛлаһу галәйһи үәслләм)не зурлау, ярату һәм кадерләү тиешле дәрәҗәдә булмаган икән. Мондый сүзне әйтә яки моңа ышана бары тик Аллаһ диненнән чыгып киткән зиндикъ кына. Ә пәйгамбәр (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм) әйтте: [Аллаһ нинди генә пәйгамбәрне җибәрмәсен, аңа үзе белгән бөтен хәерлелекне үзенең өммәтенә өйрәтү (җиткерү) тиешле булды.](Мүслим тапшырды). Ә безнең пәйгамбәребез Мүхәммәд (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм) барча пәйгамбәрләрнең иң фазыйләтлесе, аларның ахыргысы һәм алардан динне иң тулы җиткерүчесе һәм ихлас үгетләүче. Әгәр мәүлидне бәйрәм итү диннән булса, Аллаһның илчесе (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм) аны һичшиксез түкми-чәчми аңлаткан булыр иде, яки аны үзе исән вакытта узгарган булыр иде, яки аны сахәбәләре (Аллаһ алардан разый булсын) узгарган булырлар иде.
Һәм беркем дә: "Аллаһның илчесе (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм) аны үзенең түбәнчелегеннән чыгып узгармады" - дип әйтмәсен. Чөнки болай әйтү ул нәбий (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм)нең намусын каралту була. Чөнки мондый сүзнең эчтәлеге: ул (пәйгамбәребез) динне җиренә җиткереп аңлатмаган икән, өммәтеннән (шушы) хәерле гамәлне яшереп калдырган икән. Ата-анам аның өчен корбан булсын, мондый гамәлнең пәйгамбәр (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм)нән булуы мөмкин түгел! Шулай ук, бу сүздә аның сахәбәләренең намусын каралту да бар, ә Аллаһ аларны мактап, дәрәҗә бирде; имеш алар бу бәйрәмне узгаруга салкын караганнар икән яки шушы мөбәрәк гамәлгә тиешле игътибар бирмәгәннәр икән. Алардан да нигъмәтлерәк (динне пәйгамбәрнең туры үзеннән алу нигъмәте бирелгән) кешеләр юктыр һәм алардан да (пәйгамбәргә) иң күркәм иярүчеләр юктыр!
Хүзәйфә ибнүл-Йәмән (Аллаһ аннан разый булсын) әйтте: "Аллаһның илчесе (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм)нең сахәбәләре кылмаган һәр гыйбәдәтне гыйбәдәт итеп алмагыз, чөнки әүвәлгеләр ахыргыларга моңа урын калдырмадылар".
Әй укучылар, Аллаһтан куркыгыз һәм сезгә кадәргеләрнең юлыннан барыгыз.
Бишенчедән: шушы төнне уяу тору пәйгамбәр (галәйһиссаләтү үәссәләм)не яратуга бер дә дәлил түгел. Һәм күпме без күрәбез һәм ишетәбез, шушы (бидегать) бәйрәмнәрне узгаручылар алар пәйгамбәр (галәйһиссаләтү үәссәләм) юлыннан иң ерак кешеләр. Һәм шушы бәйрәмнәрне узгаручыларның күпчелеге фәсикълар (бозык кешеләр) һәм риба белән эш итүче (процент кулланучы, кредит алучы) гөнаһ ияләре, намазларына җиңел караучылар, эчке яки тышкы сөннәт гамәлләрне үтәмәүчеләр, алар бик күп гөнаһ кылулары белән билгеле һәм фәхеш (бозык) гамәлләр белән танылган кешеләр.
Ә безнең сәедебез һәм сөеклебез Мүхәммәд (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм)гә карата булган чын яратуга дәлил ул Раббыбыз Тәбәракә үә Тәгалә бездән теләгәнчә болай булырга тиеш: {Әйт (әй илче): әгәр сез Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, ул вакытта Аллаһ та сезне яратыр...}(Әлү Гыймран, 31).
Шулай ук, нәбиебез (галәйһиссаләтү үәссәләм) болай дип әйтте: [Карышучылардан кала һәрберегез Җәннәткә керер]. Аңа сахәбәләре әйттеләр: "Әй Аллаһның илчесе, кем соң карышыр?" Ул әйтте: [Кем миңа буйсынса (иярсә), Җәннәткә керер, ә кем миңа иярмәсә, шул карышкан булыр](Бухари тапшырды). Аңа (пәйгамбәргә) карата чын ярату ул аңа иярү, аның эчке һәм тышкы сөннәт-юлына тотыну, аның юлыннан бару, ул булсын сүзләрендә, гамәлләрендә яки әдәп-әхләгында, тышкы һәм эчке яктан аның үрнәгенә иярү.
"Әгәр синең яратуың чын булса, син аңа иярерсең.
Чынлыкта, яратучы яратканына иярәдер".
Алтынчыдан: боларның барысына өстәп, ахыргы гасырның күп кенә галимнәре шушы мәүлидләрдә зур бозыклыклар һәм тыелган әшәке гамәлләр кылынуын яздылар. Хәттә анда катнашучы замандашлардан кайберәүләре үзләре үк моны таныдылар, аннары Аллаһ аларга андый гамәлләрдән ерагаюны һәм калдыруны насыйп иткән (кайбер кассеталарда бу турыда сөйләнә). Һәм шушы бозыклыклардан: кайбер ширки сүзләр әйтү, Аллаһның илчесе (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм)гә карата мөгамәләдә артыклык кылу (аны олуглап иләһ дәрәҗәсенә күтәрү), кайбер харам бәетләр көйләү-җырлау, аннан (пәйгамбәрдән) ярдәм сораү, аның (пәйгамбәрнең) яшерен нәрсәләрне белүенә ышану һәм бу Бусайри касыйдәсендә (ширек белән тулган шигъри бәетләрдә) килә һәм ул шушы төннәрнең нигезе булып тора:
Әй барча барлыкның иң хөрмәтле заты! Мин, бәлә-казалар килгәндә, синнән башка кемнән ярдәм сорыйм соң?!
Чынлыкта дөнья һәм анда булган бөтен нәрсә синең юмартлыгыңнан, һәм Ләүх (тәкъдир китабы) һәм Каләм (тәкъдирне язган каләм) гыйлеме - синең гыйлемнәреңнән! (Бусайри касыйдәсенең бәетләре).
Һәм шулай ук анда ирләр белән хатын-кызларның буталуы була, музыка һәм уен кораллары кулланыла, төтен (тәмәке, кальян, наркотик үләннәр) тарту, ярым шәрә гаурәт әгъзаларын карау, әүлияләргә карата артыклык кылу (аларны иләһ дәрәҗәсенә күтәрү) һәм бик күп кенә санап бетермәслек тыелган гамәлләр кылына, һәм алар һәр илдә үзенчә төрләнә. Хәттә шул кешеләрнең кайберләре шушы кичне (мәүлид төнен) Кадер киченә караганда да өстенрәк күрделәр. Һәм хәттә кайберәүләре мәүлид бәйрәмен узгармаган өчен кешеләрне көферлеккә чыгару хәленә хәтле барып җиттеләр.
Җиденчедән: чынлыкта Аллаһның илчесе (саллаЛлаһу галәйһи үәсәлләм) туган көн ул аның үлгән көне һәм ул, тарих китаплары күрсәтүенчә, Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көне. Шуңа күрә анда сөенү кайгыруга караганда өстенрәк түгел. Әгәр дин акыл буенча гына булса, бу көн мәтәм (траур) көне итеп алыныр иде, чөнки кайгы көне булуы аны бәйрәм итүгә караганда өстенрәк."
Чыганак: Мәккәдәге "Дәрүл-Хәдис әл-Хайрийә" мәктәбендә укытучы булган шәйх Мүхәммәд Җәмил Зийнүнең (1925-2010) "Әс-Суфийә фи Мийзәнил-Китәби үәс-Сүннәти" китабы, 44-47 битләр.