РИНАТ ӘБҮ МҮХӘММӘДТӘН КИСӘТҮ
РИНАТ ЗАЙНУЛЛИН - "ӘБҮ МҮХӘММӘД" БУЛАРАК БИЛГЕЛЕ
РИНАТ - СӨННӘТ ЮЛЫННАН ТАЙПЫЛГАН КЕШЕ
Мәдинәдәге сөннәт галиме шәйх Халид әр-Раддәди (Аллаһ аңа рәхимле булсын) әйтте:
Аллаһның әр-Рахмән һәм әр-Рахим исемнәре белән Аннан башлаган эшемдә ярдәм һәм бәрәкәт сорыйм.
Галәмнәр Раббысы Аллаһка ихлас мактаулар булсын. Нәбиебез Мүхәммәдкә, аның гаилә әһелләренә һәм сахәбәләренә - барчасына да Аллаһның салауат үә сәләмнәре булсын.
Бүген чәршәмбе көн, 20 нче май, Шәгъбән аеның 2-се, һиҗрәттән соң 1436 ел.
Миңа бер шәхес килде, ул Ринат Әбү Мүхәммәд әт-Татари дип исемле кеше. Берничә атна элек, хәттә ай яки аннан да артык вакыт элек, ул килеп кайбер аның турында сөйли һәм аннан кисәтә торган кардәшләрдән золым күрүе турында зарланды. Һәм ул тышкы яктан Сөннәт әһеле булып күренде, аны яратуын һәм аңа гына чакыруын белдерде. Һәм ул үзе турында бидегать әһелләрен тәнкыйтли, Сөннәтне һәм сәләфи дәгъүәтен тарата һәм үзләрендә бик зур эшләр башкаруы турында сөйләде. Һәм аның белән бергә аны киңәш итүче кайбер студентлар да килгән иде һәм алар аны мактадылар. Ә мин моңа кадәр аның турында бернәрсә дә белми идем. Һәм соңыннан мин аның белән сөйләшә башладым һәм аны нәсыйхәтләдем, һәм мин аннан кабул итү таптым. Һәм мин шулай ук анда мәнһәҗгә омтылу һәм бидегать әһелләрен тәнкыйтләүне күрдем. Һәм аннары ул шул хәлдә миннән чыгып китте. Һәм мин ул мәҗлестә (аның белән очрашуда) аннан бары тик Сөннәтне яратуны һәм шулай ук бидегать әһелләреннән кисәтүне һәм алар белән утырудан һәм аларны тыңлаудан кисәтүне күрдем. Аннары бер вакыт узгач, аның укучыларының берсе килеп, миннән аңа тәзкия (рекомендация) сорады. Мин әйттем: "Чынлыкта мин аңа тәзкия бирә алмыйм, ләкин теге мәҗлестә (очрашуда) күргән нәрсәләрне генә әйтә алам. Бу кеше мин анда Сөннәткә хирыслык һәм бидегатьләрне тәнкыйтләү һәм шуның ише нәрсәләр күрдем." - дип. Һәм ул шушы сүзләрне (яшерен) яздырган һәм тарата башлаган. Соңыннан кешеләр уйлый башладылар бу Ринат Әбү Мүхәммәд әт-Татаригә тәзкия икән дип.
Аннары мин бу шәхес турында, бу Ринат Әбү Мүхәммәд дип аталучы кеше турында белешә башладым һәм аны дин белән уйнаучы кеше дип таптым. Ул тышкы яктан Сөннәтне яратуын, аңа омтылуын һәм бидегатьләр белән көрәшүен күрсәтте. Ләкин хакыкатьтә ул батылга чакыручылардан булып чыкты. Ул шундыйлардан, кем бидегатьчеләрне тыңларга һәм аларда утырырга чакыра, һәм Сөннәт әһелләреннән икәне билгеле булган кардәшләреннән кисәтә, кемнәргә Сөннәтне яклауларына, бидегать һәм төркемчелек әһелләрен тәнкыйтләүләренә шаһитлык кылынган. Эшнең чыннан да шулай булуын төшендем һәм шулай ук шушы шәхеснең тайпылышларына күрсәтүче дәлилләрне тикшердем. Һәм мин хәзер болай дип әйтәм: "Ринат Әбү Мүхәммәд дип аталучы кеше - ул Сөннәт юлыннан тайпылган кеше. Мин аны тыңлауны да һәм аннан гыйлем алуны да киңәш итмим". Аллаһ тәүфикъ Бирүче һәм ярдәм Итүче.
Бу сүзләрне әйтте: Халид ибнү Касим әр-Раддәди*."
*шәйх Халид әр-Раддәди - шәйх Рабигъ ибнү Һәдий әл-Мәдхалиның иң якын укучыларыннан иде, Аллаһ аңа рәхимле булсын.
✍🏻 Тәрҗемә: Айрат Әбү Хәниф
Ринат Әбү Мүхәммәднең адашканлыгы буенча өстәмә мәгълүмәтләр:
Первый ответ Гамета Сулейманова администрации “саляф-форум”, или как хизбия проникла в ряды саляфитов: https://abubakr-mescidi.com/?p=2371
Ответ на сомнения заблудшего халябита Амаша (устаза Рината): https://abubakr-mescidi.com/?p=40508&lang=ru
Телеграм-канал "Смута Рината Абу Мухаммада" : https://t.me/Smuta_Rinata