ХӘНӘФИ МӘЗҺӘБЕ ГАЛИМЕ ҺӘМ МӨФТИЕ МӘҮЛИД БИДЕГАТЕ ТУРЫНДА
Хәнәфи мәзһәбенең факыйһы (фикыһ белгече), үз заманында Мисыр (Египет) иленең мөфтие Мүхәммәд Бәхыйт әл-Мутыйгый (Аллаһ аңа рәхимле булсын) үзенең "Әхсәнүл-Кәләм" дигән китабында (44-45 битләрдә) нәби (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм)нең мәүлиден узгаруны уйлап чыгарган иң беренче кешеләр турында әйтеп болай диде:
"Мәүлид турында сораулар күбәйде һәм сөйләшелде. Без болай дип әйтербез: аны иң беренче уйлап чыгаручылар Каһирадагы (Каирдагы) Фатыйми дәүләтенең халифәләре, һәм аларның иң беренчесе - Әлмүгыйззү ли-ДиниЛләһ. Ул Һиҗринең 361 нче елының Шәүвәл аенда Мәгъриб (Марокко) дәүләтеннән Мисырга таба юнәлә һәм шул елның Рамадан аеның 7 көне үткәннән соң Каһирага керә. Һәм алар алты мәүлид уйлап чыгаралар: нәби мәүлиде, мөэминнәр әмире Гали ибнү Әбү Талиб мәүлиде, сәйидә Фатыйма Зәһра мәүлиде, Хәсән мәүлиде, Хүсәйн мәүлиде һәм шул вакыттагы халифәнең мәүлиде. Шушы мәүлидләр шул заманнан рәсми рәвештә узгарылып килде һәм аны бары тик Әл-Әфдаль ибнү Әмирүл-Дҗүюш кенә бетерде.
Мин әйттем: Болар - Губәйди-Батыйни-Рафидый(шигыйлар!)-Фатыймилар алар мөселман илләрендә нәби мәүлиден һәм башка мәүлидләрне уйлап чыгардылар (һәм аны узгаруны керттеләр) алар (бүгенге көндәге) мәүлид узгаручыларның үрнәге һәм сәләфе (иярә торган үрнәге). Аны узгаручы ул шуларга охшаш була һәм, телиме ул аны, яки юкмы, аларга иярүче үә алар юлыннан баручы була. Алар турында тарихчы хәфыз Шәмсүддин әз-Зәһәби әш-Шәфигый (Аллаһ аңа рәхимле булсын) үзенең "Сияру Әгъләмин-Нүбәлә" дигән китабында (15/141) болай диде: "Алар (шигыйлар) Ислам диненең астын өскә китерделәр, Рафидыйлыкны (шигыйлыкны) игълан иттеләр һәм яшерен төстә Исмәгыйлия* мәзһәбен тоттылар"."
*Исмәгыйлия - ул Батыйнилар фиркасенең (сектасының) бер тармагы һәм алар кәферләр. Аларның чалган маллары мөселманнарга хәләл түгел һәм алар артында саләт уку ярамый.
قال الفقيه الحنفي محمد بخيت المطيعى مفتي الديار المصرية في وقته – رحمه الله – في كتابه “أحسن الكلام”(ص:44-45) عن أول من ابتدع الاحتفال بالمولد النبوي وغيره:
«مما أُحْدِث وكثر السؤال عنه المولد، فنقول:
إن أول من أحدثها بالقاهرة الخلفاء الفاطميون، وأولهم المعز لدين الله، توجه من المغرب إلى مصر في شوال سنة إحدى وستين وثلاث مئة، ودخل القاهرة لسبع خلون من شهر رمضان في تلك السنة، فابتدعوا ستة موالد: المولد النبوي، ومولد أمير المؤمنين علي بن أبي طالب، ومولد السيدة فاطمة الزهراء، ومولد الحسن، ومولد الحسين، ومولد الخليفة الحاضر، وبقيت هذه الموالد على رُسومها إلى أن أبطلها الأفضل بن أمير الجيوش».اهـ
قلت:
وهؤلاء العبيدية الباطنية الرافضية الفاطمية الذين أحدثوا الاحتفال بالمولد النبوي وغيره من الموالد في بلاد المسلمين هم قدوة وسلف المحتفلين بالمولد، والمحتفل متشبه بهم ولهم تبع ومتابع شاء أم أبى.
وقد قال عنهم الحافظ المؤرخ شمس الدين الذهبي الشافعي – رحمه الله – في كتابه “سير أعلام النبلاء”(15/ 141) إنهم: «قلبوا الإسلام، وأعلنوا الرفض، وأبطنوا مذهب الإسماعيلية».اهـ