МОСАФИРГА НАМАЗЛАРЫН КЫСКАРТУНЫҢ ҺӘМ ҖЫЕП УКУНЫҢ РӨХСӘТ ИТЕЛГӘНЕНӘ ДӘЛИЛЛӘР
МОСАФИР КЕШЕГӘ СӘФӘРДӘ ДҮРТ РӘКӘГАТЬЛЕ НАМАЗЛАРНЫ КЫСКАРТЫП, ИКЕШӘР РӘКӘГАТЬ ИТЕП УКУНЫҢ РӨХСӘТ ИТЕЛГӘНЕНӘ ДӘЛИЛЛӘР:
قال اللهُ تعالى:{وَإِذَا ضَرَبْتُمْ فِي الْأَرْضِ فَلَيْسَ عَلَيْكُمْ جُنَاحٌ أَنْ تَقْصُرُوا مِنَ الصَّلَاةِ إِنْ خِفْتُمْ أَنْ يَفْتِنَكُمُ الَّذِينَ كَفَرُوا إِنَّ الْكَافِرِينَ كَانُوا لَكُمْ عَدُوًّا مُبِينًا}[النساء: 101]
Аллаһ Тәгалә әйтте: {Әгәр сез җирдә йөрсәгез (сәфәргә чыксагыз), сезгә намазларны кыскартуыгызда гөнаһ юк, әгәр сез имансызларның сезне фетнәләүләреннән курыксагыз. Чынлыкта имансызлар сезгә аерым ачык дошман булдылар.}(Ән-Нисә, 101)
Ягълә ибнү Үмәйя (радый Аллаһу ганһү)дән тапшырылды, ул әйтте: "Мин Гумәр ибнүл-Хаттабтан сорадым: Аллаһ Тәгалә: {Әгәр сез җирдә йөрсәгез (сәфәргә чыксагыз), сезгә намазларны кыскартуыгызда гөнаһ юк, әгәр сез имансызларның сезне фетнәләүләреннән курыксагыз} - дип әйтте, ә хәзер Аллаһ кешеләрне иминлектә кылды бит? (Ягъни хәзер нишәләргә?) Гумәр (радый Аллаһ ганһү) миңа әйтте: "Мин дә син аптыраган нәрсәдән аптырадым, һәм мин бу турыда Аллаһның илчесе (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм)нән сорадым һәм ул әйтте: [Бу (ягъни сәфәрдә намазларны кыскартып уку) Аллаһ Тәгаләнең сезгә садака итеп биргән садакасы (бүләге) һәм Аның садакасын кабул итегез!]"." (Сахих Мүслим, №686)
Габдүллаһ ибнү Гумәр (радый Аллаһу ганһүмә)дән тапшырылды, ул әйтте: "Аллаһның илчесе (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) әйтте: [Аллаһ Аның боерыкларын үтәлгәнне яраткан кебек, Аның рөхсәтләрен дә үтәлгәнен ярата]." (Аны имам Әхмәд (2/108)(№5866), Ибнү Хузәймә (2/73)(№950), Ибнү Хиббән (6/451)(№2742) тапшырдылар, ә Мүнзири "Әт-Тәргыйб үәт-Тәрһиб"тә (1/147) аның иснәден (тапшыручыларын) сахихка чыгарды.
Ибнү Гумәр (радый Аллаһу ганһүмә)дән тапшырылды, ул әйтте: "Мин Аллаһның илчесе (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) белән бергә сәфәрдә булдым һәм ул (дүрт рәкәгатьле) намазларны икешәр рәкәгать итеп кенә укыды һәм аларга өстәмәде, һәм Әбүбәкер дә, Гумәр дә һәм Гусмән дә шулай эшләделәр, Аллаһ алардан разый булсын." (Сахих Бухари №1102, Сахих Мүслим №689)
Иҗмагка (бердәм карашка) килгәндә, сәфәрдә дүрт рәкәгатьле намазларның икешәр рәкәгать кенә итеп укылуы турында Ибнүл-Мүнзир, Ибнү Габдилбәр, Ибнү Рушд, Ибнү Кудәмә һәм Нәүәүи кебек галимнәр бердәм караш тапшырдылар.
НАМАЗЛАРНЫ КЫСКАРТУ РӨХСӘТ ИТЕЛӘ ТОРГАН АРА ЕРАКЛЫГЫ КҮПМЕ?
Ибнү Габбәстән соралды: (Мәккәдән) Гарәфәгә кадәр юлга чыксак (намазларны) кыскартыйкмы, дип. Ул әйтте: "Юк, ләкин Гусфәнгә, Җүддәгә һәм Таифка кадәр* булса гына (рөхсәт)." (Сахих, имам Шәфигыйның "Әл-Үмм"е, 2/362)
*ягъни аларга кадәр ара ераклыгы 80 кмдан артып китә.
Сөннәттә килгәнчә, нәбиебез (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) һәм аның сахәбәләре 80 км ераклыктан азрак булган юлга чыксалар, намазларын кыскартмадылар, ә бары тик шундый ара ераклыгы булган юлга чыксалар гына кыскарталар иде. Чөнки бары тик шушы ара ераклыгы гына сәфәр дип аталды, аннан кимрәк араны сәфәр димәделәр.
Әбү Һурайра (радый Аллаһу ганһү)дән тапшырылды: нәбий (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) әйтте: [Аллаһка һәм Ахыргы көнгә (Кыямәт көненә) иман китергән бер хатын-кызга да махрамсыз (гаиләсендәге ир затларыннан тыш) бер көн һәм төн ара ераклыгына юлга чыгу рөхсәт ителми.](Сахих Бухари (№1088) һәм Сахих Мүслим (1339))
Сахәбәләр шушы хәдистән сәфәр булып санала торган ара ераклыгын билгеләделәр һәм ул иң кимендә 80 км, әгәр аннан кимрәк булса, күпчелек галимнәрнең карашы буенча ул сәфәр булып саналмый.
МОСАФИР КЕШЕГӘ ЯКИ ГОЗЕРЛЕ КЕШЕГӘ ИКЕ ВАКЫТ НАМАЗЛАРЫН БЕРСЕНЕҢ ВАКЫТЫНДА ҖЫЕП УКУНЫҢ РӨХСӘТ ИТЕЛГӘНЕНӘ ДӘЛИЛ:
Габдүллаһ ибнү Габбәстән (Аллаһ аннан һәм атасыннан разый булсын) тапшырылды, ул әйтте: "Аллаһның илчесе (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) зуһыр (өйлә) белән гасырны (икендене) Мәдинәдә, хавефтә (куркуда яки сугышта) һәм сәфәрдә булмаган көе, барысын бергә (бер-бер артлы) укыды." Әбү Зүбәйр әйтте: "Мин Сәгыйттән, аның нигә алай эшләгәне турында сорадым." Ул әйтте: "Син миннән сораган кебек, мин дә Ибнү Габбәстән сорадым, һәм ул әйтте: "Ул өммәтенең (мәчеткә җыелган халыкның) берсенә дә авырлык китерәсе килмәде"." (Сахих Мүслим, №705) Әбү Дәүд җыентыгында килгән риваятьтә (№1211): "...мәгъриб (ахшам) белән гыйшәне (ястүне) бергә җыеп укыды...". Ягъни, ул чакны бик нык яңгыр яуган иде, һәм урамнар елга булып акканда нык сазлы булып, икенче намазга килү бик авыр булу сәбәпле нәбий (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) кешеләргә авырайтмас өчен, ике намазны бергә җыеп укыды.
Моннан аңлашылганча, ике намазны берсенең вакытында җыеп уку ниндидер бер гозер яки авырлык өчен рөхсәт ителә, һәм ул сәфәр белән генә бәйле түгел. Димәк, мосафир да юлда авырлык булу сәбәпле ике намазны берсенең вакытында җыеп укый ала, мәсәлән, өйлә белән икендене берәрсенең вакытында, яки ахшам белән ястүне берәрсенең вакытында, әммә башка намазлар бергә җыеп укылмаслар.
МОСАФИР КЕШЕ КАЙЧАНГА ТИКЛЕ НАМАЗЛАРЫН КЫСКАРТЫП УКЫЙ?
Мосафир кеше барасы җиренә барып җиткәч һәм вакытлыча яши торган җиренә урнашкач, әгәр аның анда иң кимендә 1 төн кунарга нияте булса, барып җиткән вакытыннан алып намазларын тутырып укый башлый, чөнки ул аять буенча хәзер юлда түгел, һәм ул яңадан юлга кузгалганчы бөтен намазларын да шул җирлекнең вакыты буенча үз вакытында укый һәм аларны тутырып укый, чөнки моңа каршы килә торган бер сахих дәлил дә юк. Бары тик әгәр мосафир барып җиткән җирендә бер дә калырга ниятләмәсә, ягъни эше-йомышы бетү белән кире кайтырга кузгалу ниятендә булса, ул вакытта атна буе, ай буе һәм еллар буе тоткарланса да, намазларын кыскартып укый торган була, чөнки нәбиебез (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) һәм аның сахәбәләре шулай эшләделәр. Ә намазларны җыеп уку бары тик гозер сәбәпле генә рөхсәт ителә, әммә вакыт иркен булып, бер мәшәкать тә булмаса, намазларны сәбәпсез-гозерсез җыеп уку рөхсәт ителми, чөнки һәр намаз үз вакытында укылырга тиеш. Чөнки Аллаһ Тәгалә әйтте: {Чынлыкта, саләт (намаз) мөэминнәргә билгеле бер вакытта (ягъни үз вакытында) уку белән фарыз кылынды.}(Ән-Нисә, 103)
✍🏻 Тәрҗемә: Айрат Әбү Хәниф
🗓 22 Сафар, 1445 нче ел = 7 сентябрь, 2023 ел.
🔗 t.me/alixlass