August 24, 2023

ИСЕМ АЛМАШТЫРУНЫҢ ХӨКЕМЕ

❔ Сорау: Ислам динен кабул иткәнен игълан иткәннән соң кеше үзенең элеккеге исемен үзгәртергә тиешме? Мәсәлән, аның исеме Джордж, Жозеф һ.б. булса?

💬 Мөфти шәйх Габдүлгазиз ибнү Бәз (Аллаһ аңа рәхимле булсын) әйтте: "Аңа исемен үзгәртү тиешле түгел. Бары тик шул очрактан кала, әгәр ул Аллаһтан тыш башка затның колы дигәнне аңлатса. Ләкин аны күркәмрәккә алмаштыру рөхсәт ителә. Ул үзенең (документтагы) чит-ят исемнәрдән булган исемен күркәм мөселман исемнәренә үзгәртә ала. Әммә бу ваҗипмы? Юк! Әгәр аның исеме Габдүлмәсих ("Мәсих колы") ише исем булса, ул вакытта аны үзгәртә. Әммә әгәр аның исеме Аллаһтан тыш башка затларга кол дигәнне аңлатмаса, мәсәлән, Джордж, Павел һ.б., ул вакытта аңа исемен үзгәртү тиешле түгел. Чөнки бу исемнәр гомуми, алар насараларда да һәм башкаларда да була. Тәүфикъ Аллаһ кулында." (Мәҗмүгу Фәтәүә үә Мәкаләтиш-шәйх Ибни Бәз, 18/55)

❔ Сорау: Мин пакистанлы бер кеше, бабам-атамнан мөселманмын. Минем исемем җиңел әйтелми, шуңа күрә күп кенә кешеләр мине "Мүхәммәд" дип йөртәләр. Бер көнне мин мәчеткә бардым һәм кардәшләрдән берәү исемемне сорады һәм мин аңа "исемем Мүхәммәд" дидем. Бу рөхсәтме, юкмы? Мин Аллаһка истигъфар кылдым, чөнки бу минем күңелемдә эз калдырды.

💬 Мөфти шәйх Габдүлгазиз ибнү Бәз (Аллаһ аңа рәхимле булсын) әйтте: "Әгәр син рәсми органнар тарафыннан (документта) "Мүхәммәд" дип исемләнмәгән булсаң, һәм синең паспортыңда һәм документларыңда исемең "Мүхәммәд" булмаса, ә бары тик кайбер кешеләр генә сине "Мүхәммәд" дип йөртсәләр, ул вакытта син кешеләргә исемеңне "Мүхәммәд" дип әйтергә тиеш түгелсең. Бары тик шул очрактан кала, әгәр син (документтагы) исемеңне үзгәртергә җыенсаң гына һәм син гаиләң сиңа биргән исемеңне "Мүхәммәдкә" алмаштырырга теләсәң генә, ул очракта зыян юк. Әммә кайбер кешеләргә ялганлавың, юк ярамый. Моннан тәүбә һәм истигъфар итүең җитә.Әммә әгәр аны үзеңә исем итеп алырга ниятләсәң яки сиңа гаиләң биргән исем урынына аны (киләчәктә) даими исем итәргә теләсәң, монда шелтә юк һәм бу очракта исемне үзгәртергә ярый, Аллаһка мактаулар булсын."

📝 https://binbaz.org.sa/fatwas/18565/%D8%AD%D9%83%D9%85-%D8%AA%D8%BA%D9%8A%D9%8A%D8%B1-%D8%A7%D9%84%D8%A7%D8%B3%D9%85%D8%A7%D8%A1

•┈┈┈•✿❁✿•┈┈┈•

✍🏻 Тәрҗемә: Айрат Әбү Хәниф

🔗 ӘЛ-ИХЛАС