Хәзер эко-стиль, минимализм, табигый материаллар куллану модада. Нәкъ әбиләребез йортларындагыча! Совет чоры стилендәге тумбалар, сервантлар да кабат актуальләшә бара. Өегездә милли мохит булдырасыгыз килсә, интернет-кибетләрдә моның өчен төрледән-төрле товар табарга мөмкин.