УРАЗА Ярдәмлек: кайбер аңлатмалар һәм хөкемнәр
Нәрсә соң ул ураза? Уразаның тел ягыннан мәгънәсе - тыелу, ә шәригатьтә исә - Аллаһ ризалыгы өчен таңнан (иртәнге намаздан) алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән һәм уразаны бозучы башка гамәлләрдән тыелып тору.
Уразаның ике әркәне бар: ният кылу һәм уразаны бозучы нәрсәләрдән тыелып тору.
Ниятнең төрләре
1. Фарыз уразаның (Рамазан аендагы) нияте: кичтән үк яки иртәнге намазга кадәр күңелдән (калеб белән): “Ураза тотам”, - дип ниятләп кую. Моннан тыш, Рамазан ае керү белән: “Ай буе ураза тотачакмын”, - дип ниятләп кую да рөхсәт ителә.
2. Нәфел уразаның нияте: уразаны боза торган гамәлләр (ашау-эчү, якынлык кылу) эшләнмәгән булса, нияте көннең теләсә-кайсы вакытында да кылу ярый, әмма уразаның әҗере ният кылган мизгелдән башлана.
Уразаның төрләре
1. Фарыз уразасы (Рамазан аендагы ураза, нәзер итеп әйтелгән ураза, кәффәрат уразасы).
2. Нәфел уразасы (мисал өчен: һәр атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көнендә тотыла торган ураза, һиҗри календарь буенча һәр айның 13, 14, 15нче көннәрендә тотыла торган ураза, гашура көнендә тота торган ураза һ.б).
Рамазан аенда ураза тотуның шартлары шулар: мөселман булу; кешенең үз акылында булуы; балигъ яшькә җитү; яши торган җиреңдә булу (мосафир кешегә ураза тотмаска рөхсәт ителә, әмма авырлык тумаса, мөбарәк айның фазыйләтен югалтмас өчен сәфәрдә булганда ураза тоту хәерлерәк); ураза тотучы кеше сәламәт, ә хатын-кызлар исә хәез һәм нифас каныннан чиста булырга тиешләр.
Ураза вакытында авыру
Авыру ике төргә бүленә:
1. Дәвалап булмый торган авырулар (моңа өлкән яшьтәгеләр, ураза тота алмаган кешеләр керә). Мондый төр кешеләргә ураза тоту фарыз түгел, әмма алар калган көннәре өчен мохтаҗ кешеләрне ашатырга бурычлы. Бер көнгә бер кеше. Яисә калдырган көннәре исәбенчә, берьюлы шул көннәре күләмендә мохтаҗларны җыеп ашата яки бары бер мохтаҗга гына ризык белән бирә ала. Бер көне өчен мохтаҗ кешегә ярты килограмм азык-төлек тиешле, мәсәлән, карабодай, дөге, макарон, һ.б.
2. Вакытлыча авыру (салкын тиеп, эч авырту һ.б) һәм ураза тоту авыр булса (моңа шулай ук хатын-кызларның хәез һәм нифас, бала имезү вакыты, сәфәр дә керә), калган көннәр өчен каза кылынырга тиеш (ягъни калган көннәрнең уразасын тоту тиешле).
Ай башлануын каян беләбез?
Рамазан ае керүен ай күренү яки Шәгъбан аеның 30 көнгә тулуы белән белеп була.
Уразаны бозучы гамәлләр (белмичә яки онытылып эшләүчеләр гозерле була)
1. Белә торып ашау һәм эчү. Кем онытылып, ялгыш эчсә-ашаса – аның уразасы дөрес һәм уразаны дәвам итәргә кирәк.
2. Җенси якынлык кылу. Әгәр көндез эшләнелсә һәм аңа ураза тоту фарыз булган очракта, ул кәффәрат кылырга тиеш. Әгәр мөмкин булса, бер колны азат итәргә, моны булдыра алмаса, тоташ ике ай рәттән ураза тотарга, әгәр моны да булдыра алмаса, 60 мескенне ашатырга кирәк.
2. Ирне (хатынны) үпкәндә һәм назлаганда мәни чыгу.
3. Тукландыра торган уколлар ясау (глюкоза), системалар кую (витаминнар). Ләкин калган уколлар уразаны бозмый (тукландырмый торган), мәсәлән, авыртуны баса торган.
4. Күп күләмдә кан чыгу. Мәсәлән, хиджама ясатып чыгарса, тик аз гына күләмдә кан чыгу яки анализ ясау өчен алсалар, бу вакытта бозылмый.
5. Косыкны мәҗбүри чыгару. Авыруы сәбәпле чыкса - бозылмый.
6. Хәез һәм нифас каннары килү.
Уразаның сөннәтләре
1. Сәхәр ашау.
2. Сәхәрне соңлатып ашау.
3. Ифтарны соңга калдырмау.
4. Хөрмә белән ифтар кылу (авыз ачу), хөрмә булмаса, су белән, бер нәрсә дә тапмаса (юлда булу яки башка сәбәпләр белән), ифтар кылуны күңел (калеб) белән ниятләү.
5. Авыз ачканда әйтелә торган доганы әйтү, һәм, гомумән, ураза тоткан вакытта күбрәк дога кылу.
6. Күбрәк сәдака бирү.
7. Төнге намазларны күбрәк укырга тырышу.
8. Коръән уку.
9. Гомрә кылу.
10. Сүксәләр, ачулансалар, бәхәскә кермәскә һәм: “Мин уразада”, - дип әйтү.
11. Кадер кичен гыйбадәттә үткәрү.
12. Рамазан аеның соңгы ун көнендә мәчеттә игътикяфкә керү.
Мәкрүһ гамәлләр
1. Авызга һәм борынга су алганда, эчкә җибәрү.
2. Хаҗәтсез ризык кабып карау.
Мөбәх (рөхсәт ителгән) гамәлләр
1. Төкерекне йоту.
2. Хаҗәт булу сәбәпле, ризыкны кабып карау (тәмен белү өчен).
3. Юыну, госел алу.
4. Мисвәк куллану.
5. Миск, исле майлар сөртү.
Тыелган гамәлләр
1. Какрыкны йоту.
2. Үз теләген тотып тора алуына ышанмаса, үбешү.
3. Бозык-начар, сүгенү сүзләре һәм гөнаһлы гамәлләр.
4. Дорфалык.
5. Тоташтан берничә көн ифтар кылмыйча, ураза тоту.
Нәфел уразалар
1. Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту. Бу уразаны Рамазан аендагы уразасын тулысынча тотып тәмам иткән, калдырган көннәрен каза кылган кеше генә тота ала.
2. Гарәфә көнендә ураза тоту (хаҗда булмаганнар өчен).
3. Гашура көнендә ураза тоту. Тугызынчы яки унберенче көн белән бергә (Гашура - Мөхәррәм аеның 10нчы көне).
4. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тоту.
5. Һәр айда өч көн ураза тоту, әмма тулы ай көннәрендә, ягъни уразаны хиҗри календарь буенча 13, 14, 15нче көннәрдә тоту хәерлерәк.
6. Көн аралаш ураза тоту (Дауд уразасы): бер көн ураза тотасың, бер көн ифтар кыласың.
7. Мөхәррәм аенда булдыра алганча күбрәк ураза тоту.
8. Зөлхиҗҗә аеның беренче 9 көнендә ураза тоту.
9. Шәгъбән аенда күбрәк ураза тоту.
Ураза тотарга мәкрүһ булган көннәр
Җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә аерым гына ураза тоту мәкрүһ (хупланмый) санала, ләкин берәр сәбәпле туры килсә, мәсәлән, Гарәфә көненә, бу вакытта рөхсәт ителә.
Ураза тотарга ярамаган көннәр
1. Рәҗәп аен, бүтән айлардан аерып алып, ураза тоту.
2. Шикле көннәр (Рамазан ае керергә бер-ике көн калгач). Әмма бу көннәр кешенең гадәте буенча ураза тота торган көннәренә туры килсә, рөхсәт ителә.
3. Ике гает көнендә ураза тоту.
4. Тәшрик көннәрендә, ләкин корбан чалырга (хаҗиларга кагыла) мөмкинлеге булмау сәбәпле ураза тотса, рөхсәт ителә.
5. Ел дәвамында бертуктаусыз ураза тоту.
Каза кылганда бер-бер артлы тоту мөстәхәб булып тора, һәм гаеттән соң ук каза кылырга ашыгу хәерле. Әгәр дә Рамазан аенда тотылмаган көннәр калса, икенче Рамазанга кадәр калдырырга ярамый. Әгәр гозерсез калдырса, кеше гөнаһлы була һәм, барыбер, калган көннәренең казасы аның өстендә бурыч булып кала һәм бу уразаларны ул тотарга тиеш була.
Фитыр сәдакасы
Мөселман кешесе Рамазан гаете кичәсенә ирешә икән, ул бер сааг күләмендә ризык, фитыр садәкасы бирергә тиеш. Үзеннән һәм гаилә әһелләре исеменнән, корсактагы баласы өчен дә бирсә, хәерле булып тора.
Фитыр сәдакасының хикмәте
1. Уразасын төрле кимчелекләрдән пакълау, чистарту. Чөнки ураза тотканда төрле хаталар китәргә мөмкин: начар, бозык сүзләр сөйләү һәм башка гөнаһлы гамәлләр.
2. Бу көнне шатлансын, соранып йөрмәсен дигән ният белән, мохтаҗларны сөендерү.
Сәдаканы бирү вакыты
1. Гаеткә бер яки ике көн калгач, фитыр садәкасын бирергә рөхсәт ителә.
2. Иң хәерле вакыты - гает намазы укыр алдыннан.
3. Гает намазыннан соң бирелми, чөнки вакыты чыккан була.
Күләме
Фитыр садәкасы, якынча, 3 килограмм ризыктан бирелә. Бу төрле ярма, токмач, хөрмә һ.б азык-төлек булырга мөмкин.
Гает намазы
Гает намазы һәр мөселман өчен вәҗиб. Кояш чыгып, сөңге микъдарына күтәрелгәч, зәвәлгә хәтле укыла. Вакыты чыкса, каза кылынмый. Шәһәр читендә, далада уку сөннәт булып тора, мәчеттә дә уку рөхсәт ителә. Гаеткә кадәр так санда хөрмә ашау һәм госел коенып, иң яхшы кием киеп, ислемайлар сөртеп бару, бер юлдан барып икенче юлдан кайту сөннәт булып тора. Гает белән котлау сүзләре: тәкабАллаһу миннәә үә минкүм (Аллаһ сездән дә, бездән дә кабул итсен). Гает киченнән алып гает көнендә кояш баеганчы, намазлардан соң тәкбир әйтү сөннәт. Аның сүзләре: Аллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр, ләә иләәһә иллӘллааһ, үӘллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр үӘлилләәһил хәмде.
Гает намазы ике рәкәгать итеп хөтбәгә хәтле укыла. Беренче рәкәгатьтә тәкъбирәтул ихрамнан соң (иң беренче әйтелә торган тәкбир) тагын алты тапкыр тәкбир әйтелә, икенче рәкәгатьтә, укый башлаганчы, биш тәкбир әйтелә.