Бу тормышта бер генә кеше дә хатасыз яши алмый, беркем дә идеал түгел. Дорфалыктан да гафил түгел кеше. Үзе дә сизмәстән, гөнаһлы гамәлләр дә кыла. Кайчак телебездән берәр дустыбызны рәнҗетерлек сүзләр чыга һәм, нәтиҗәдә, күпмедер вакыт ул сөйләшмичә йөри. Соңыннан үкенәбез, “их, нигә әйттем инде” дип, үзебезне битәрлибез, ләкин инде эш узган була, ә йөрәктә ярасы кала. Алай гына да түгел, телгә куллар да кушылырга мөмкин. Монысы инде чиктән чыгу дигән сүз. Әйе, гадәттә, кеше башта эшли, аннан соң гына уйлый шул. Үзенә күрә бер чир инде бу. Ләкин аны дәваларга мөмкин. Моны безгә пәйгамбәребез ﷺ өйрәтеп калдырган:“Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык (ягъни, тәкъва бул), берәр гөнаһлы гамәл кылсаң, аның артыннан аны сөртерлек изге...
Кешелек дөньясына бик зур сынау килде. Кризис, пандемия... Шул сәбәпле, эштән кыскартулар, кинәт кенә авырып, таныш-белешләрнең якты дөньядан китүләре... Мондый афәтнең кисәк кенә килеп чыгуына беребез дә әзер түгел иде. Ә ни өчен соң безгә мондый бәла килде – бу хакта безнең уйлап, фикерләп караганыбыз булдымы? Яхшысы да, яманы да Аллаһ тәгаләдән икәнен беләбез, тик шулай да үзебезгә тагын бер мәртәбә шушы сорауны бирик әле: ни өчен соң безгә Раббыбыз шундый авыр сынаулар җибәрде? Әлеге сорауга җавап эзләү үзе үк сораулар тудыра: бик каты азына башладыкмы әллә без? Аллаһыга гыйбадәт кыласы урында, акчага табына башламадыкмы? Раббыбыз куйган чикләрне беләбезме? Белеп тә, ул чикләрне бозабызмы икән әллә? Хәләл белән харамга...
Яхшылыкка яхшылык – һәр кешенең эшедер, Яманлыкка яхшылык – ир кешенең эшедер.
Мөселманның төп максаты – бу дөньяда изге гамәлләре белән җәмгыяткә файда китереп, җәннәткә керү. Нәкъ сәхабәләр кебек! Сәхабәләр дә бит һәрвакыт изге гамәлләр кылырга омтылганнар һәм пәйгамбәребездән ﷺ нинди гамәлләрнең җәннәткә кертүе турында сораганнар. Бу гадәти белем, мәгълүмат туплар өчен генә эшләнмәгән, алар ишеткәннәрен зур ихласлык белән тормышта кулланып, җәннәтле булырга теләгәннәр.
Нәрсә соң ул ураза? Уразаның тел ягыннан мәгънәсе - тыелу, ә шәригатьтә исә - Аллаһ ризалыгы өчен таңнан (иртәнге намаздан) алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән һәм уразаны бозучы башка гамәлләрдән тыелып тору. Уразаның ике әркәне бар: ният кылу һәм уразаны бозучы нәрсәләрдән тыелып тору.